Татарстан иленә рәхим ит

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4

шкан табар, (ташка кадак кагар).
5)Туры әйткән котылган, (ялганлаган тотылган).
6) Тирләп эшләсәң, (тәмләп ашарсың).
7) Күп укыган - (күп белә).
8. Эшләмәгән - ( ашамый).
Ана телебезне онытырга ярамый. Ана телебезне онытсак гореф - гадәтләребез онытыла. Халкыбызның аеруча яраткан, үз иткән бәйрәмнәре бар. Алар һәркайсыбызның йөрәк түрендә саклана. Аның нигезендә кешелеклелек, шәфкатьлелек,мәрхәмәтлелек, гаделлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләп була. Мәктәбебездә гореф - гадәтләребезне, милли традицияләребезне искә төшереп "Каз өмәсе", "Нәүрүз", "Карга боткасы", "Сабантуй" кебек бәйрәмнәр үткәрелә.

Авылларда бүген кызлар җыры,
Тальян моңы чыңлый өйләрдә
Иске йолаларны изге итеп,
Муллык җыры җиргә түгелә ("Каз өмәсе")

Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Нәүрүз котлы булсын!
Табын түгәрәк булсын,
Гореф - гадәт онытылмасын!("Нәүрүз")

Сабан туе - хезмәт туе
Шатлык һәм бәхет туе
Уйнап , көлеп, җырлап, биеп
Бәйрәм итик көн буе. ("Сабантуй") Видеолар күрсәтелә.
Туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф - гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдырып, бөек милләт булып яшәвебезне дәвам итсәк идә.
Җыр "Мин яратам сине Татарстан"




Страницы: <<  <  2 | 3 | 4
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: