Татарстан иленә рәхим ит

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

сеңлең,әбиең, бабаң. Ул- синең туган,яшәгән йортың, урамың, авылың. Ул - синең сулаган һаваң,басып йөргән җирең. Безнең барыбыз өчен дә газиз Туган илебез - Татарстан Республикасы.
Азат та син,
Гүзәл дә син,
Әй туган җирем.
Күкрәп яшә, Татарстан,
Җөмһүриятем минем!
. Бу дөньяда мин бер ятим түгел,
Горурлыкка тулы хакым бар:
Тигезләргә мине тигез иткән
Республикам, туган халкым бар.
( Нурмөхәммәт Хисамов)
Без бүген Татарстанның иң алдынгы шәһәрләренә сәяхәткә барырбыз. Безне һәр шәһәрдә кызыклы очрашулар көтә.
1. Татарстан - безнең Ватаныбыз. Ул Татарстан Республикасы дип атала. Аның гербы, флагы һәм гимны бар. Татарстан Республикасының гимнын композитор Рөстәм Яхин язган. Гербта канатлы ак барс сурәтләнгән. Ул дәүләтебезнең мөстәкыйль һәм көчле булуын күрсәтә. Татарстанда татарлар, руслар, марилар, чувашлар, удмуртлар һәм башка милләтләр дус яшиләр.
6нчы ноябрь - Татарстан Конституциясе көне. Конституциядә татар һәм рус телләре дәүләт телләре дип язылган.
Республикада нефть, газ, битум чыга. Самолётлар, автомобильләр, вертолётлар, суднолар төзелә. Кырларда мул уңыш үсә.
Казан - республикабызның иң зур шәһәре. Анда 1 миллионнан артык кеше яши. Шәһәр җиде районга бүленгән: Вахитов, Совет, Киров, Мәскәү, Идел буе, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары.
Шәһәрнең үзәгендә, Казансу елгасы ярында тарихи һәйкәл - Кремль балкып тора. Кремль ак таш стена белән әйләндереп алынган. Биредә Президент Сарае, Сөембикә манарасы, Благовещение соборы урнашкан.
Кремль каршындагы мәйданда герой - шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә һәйкәл куелган.
2. Табышмак әйтәм. Бер туктаусыз йөри . Урыныннан кузгалмый (сәгать)
- Сәгатьне кайсы шәһәрдә ясыйлар?
Балалар: Чистай шәһәрендә.
А

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: