Татар теленнән эш программасы. 2нче сыйныф

Страницы: <<  <  3 | 4 | 5 | 6 | 7  >  >>

шенә ирешү.
7. Исемнәрнең берлек, күплек сан формаларын аеру.
8. Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую.
9. Орфоэпик һәм орфографик күнекмәләрен камилләштерү.
Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.
Тыңлап аңлау. Өйрәнелгән материалга нигезләнгән татар сөйләмен укытучыдан яки башка укучылардан ишетеп аңлау; укытучының сорауларына җавап бирү; бирелгән җөмләләр арасында эчтәлеккә туры килгәннәрен табу.
Сөйләү. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү. Укуга һәм көндәлек тормышка кагылышлы темалар буенча әңгәмә кору. Укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеге буенча әңгәмә кору, сорау кую, аның эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирү. Бирелгән үрнәк диалогка охшаш диалог төзеп сөйләү. Гадирәк җөмләләрдән төзелгән төрле темаларга кагылышлы монологик сөйләм оештыра белү. Сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя төзү.
Уку. Дәреслектәге текстларны сәнгатьле итеп һәм аңлап, дөрес, йөгерек итеп укый белү. Текстның төп фикерен аңлап, темасын билгели алу, кирәкле урыннарын сайлап уку; текстларны сәнгатьле итеп һәм аңлап укуга үзлегеңнән әзерләнү; кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү.
Язу. Язма сөйләм белән телдән сөйләмнең аермасы. Хәрефләрне һәм сүзләрне язу күнекмәләрен ныгыту; аерым җөмләләрне,кечкенә текстларны үзгәрешсез дөрес итеп күчереп язу; әйтелеше белән язылышы арасында аерма булмаган сүзләрдән диктант язу. Бирелгән үрнәк буенча котлау текстлары язу.

Татар теленнән тематик планны "Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы" (1-11 нче сыйныфлар өчен). АвторларыР. З. Хәйдарова,Р. Л. Малафеева. 2011 ел. ")на , "Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку" предметыннан программасы (

Страницы: <<  <  3 | 4 | 5 | 6 | 7  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: