Татар теленең авазларын сөйләмдә ныгыту өчен халык авыз иҗаты әсәрләрен куллану

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Татар теленең авазларын сөйләмдә ныгыту өчен
халык авыз иҗаты әсәрләрен куллану

Егорова Римма Александровна
воспитатель по обучению
татарскому и русскому языкам
МБДОУ 33 г. Нижнекамск
Аннотация: В статье говорится о подготовке будущих школьников. Учим детей правильному употреблению и произношению определенных букв и звуков. На основе скороговорок ,пословиц добиваемся правильной речи.
Ключевые слова: речь, звуки, интонация, национальное обучение, дошкольное образование, культура, скороговорки.
Сөйләм - бала эшчәнлегенең бер төре. Ә "сөйләмнең аваз культурасы" дигән төшенчә бик киң тармаклы. Ул үз эченә яңгырашлы сөйләмне , ягъни аваз әйтелешен, дикцияне характерлый торган әйтелеш сыйфатларын (интонация, темп һ. б. ), алар белән бәйләнешле сәнгатьлелекнең хәрәкәт белән туры килүен (мимика, ишарә), шулай ук аралашу культурасы элементларын ала.
Туктаусыз һәм эзлекле эзләнү барышында мәктәпкәчә яшьтәге чорда авазларны дөрес әйтү культурасын үстерүгә күп көч куярга кирәклеге ачыкланды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар татар теленең "ә", "ү", "ө", "w", " җ", "ң", "һ" авазларын әйткәндә кайбер хаталар җибәрәләр. Боларга түбәндәгеләр керәләр:
- аерым авазларны дөрес әйтмәү;
- сүздәге аваз һәм иҗекләрнең урынын үзгәртү яки төшереп калдыру;
- ашыгып сөйләү сәбәпле, авазлар артикуляциясенең зәгыйфьлеге;
- баланың сөйләм сулышындагы кимчелекләре: өстән - өстән генә, еш - еш һәм тавышлы итеп, паузасыз тын алу.
Авазларны әйткәндәге җитешсезлекләр балага начар тәэсир итәләр: ул үз эченә йомыла, кырыслана, тынычсызлана, аның кызыксынучанлыгы кими, бу, үз чиратында, акыл ягыннан артта калуга китерергә мөмкин.
Шуңа күрә, санап кителгә

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: