Татар телендә Ө, ө хәрефләре

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Тема: Сузык ө авазы. Ө, ө хәрефләре.
Максат:
укучыларны сузык ө авазы, язуда билге булып йөрүче Ө,ө хәрефләре белән таныштыру, сөйләмдә ишетеп танырга, ө авазын дөрес әйтергә, Ө, ө хәрефләрен танып, яңа сүзләрне укырга өйрәтү.
игътибарлылыкны, күзәтүчәнлекне үстерү.
Уеннар ярдәмендә күңел күтәренкелеге булдыру, телгә мәхәббәт хисе тәрбияләү
I. Оештыру өлеше.

Исәнмесез, укучылар!
Кәефләрегез ничек?
Кояшлы иртә кебек.
Туган телне, татар телен
Өйрәнегә дип килдек!
- Ә хәзер бер-бербезгә елмайыйк та урыннарыбызга утырыйк.
II. Актуальләштерү.
Укытучы нәрсәнедер эзләгән кыяфәт чыгарып, борчылып:
Укучылар, нишләрбез икән инде? Бүгенге дәресебезгә кирәк булыр дип төрле предмет рәсемнәре әзерләп куйган идем. Шулар юк бит! Ай-яй-яй! Монда Белмәмеш булган икән бит (тактада Белмәмеш рәсеме) Аның да күрәсе, өйрәнәсе килгәндер инде. Тик менә рәсемнәрне генә кайсын-кая таратып калдырган. Әйдәгез әле, миңа рәсемнәрне табып алырга ярдәм итегез. Хәзер барыбыз да торып басып, рәсемнәрне классның төрле урыннарыннан күз белән эзләп табабыз. (Рәсемнәрне тапкан укучы предметның исемен атый, укытучы аларны тактага беркетеп бара)
бака каз
зебра өстәл
өй туп
- Рәхмәт,укучылар, менә бит бергә-бергә эзләгәч кирәкле рәсемнәрне тиз генә табып та алдык. . Ә Белмәмеш, әйдә, безнең дәрестә калсын. Ул да без өйрәнгәннәрне өйрәнеп торсын.
- Ә хәзер беренче баганадагы предметларның исемнәрен иҗекләп әйтеп карыйк. Кайсы сүзнең монда артык икәнен әйтегез.
Бака, зебра – 2 иҗекле сүзләр
өй – 1 иҗекле сүз
каз, туп – 1иҗекле сүзләр
өстәл – 1 иҗекле сүз
III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
Өй, өстәл рәсемнәре тактаның башка урынына алып куела .
Укучылар, без нинди предмет

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: