Максат:
- укучыларны сузык [ө] авазы, язуда билге булып йөрүче Ө,ө хәрефләре белән таныштыру, сөйләмдә ишетеп танырга, [ө] авазын дөрес әйтергә, Ө, ө хәрефләрен танып, яңа сүзләрне укырга өйрәтү.
- игътибарлылыкны, күзәтүчәнлекне үстерү.
Уеннар ярдәмендә күңел күтәренкелеге булдыру, телгә мәхәббәт хисе тәрбияләү.
I.Оештыру өлеше.
Исәнмесез, укучылар!
Кәефләрегез ничек?
Кояшлы иртә кебек.
Туган телне, татар телен
Өйрәнегә дип килдек!