Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре һәм аларны өйрәнү максатлары һәм бурычлары

Страницы: <<  <  40 | 41 | 42 | 43 | 44  >  >>

е башка традицион язма эшләрдә дә, перфокарталар белән эшләгәндә дә, компьютер программаларында да файдаланып була. Бик күп фәннәр буенча бердәм дәүләт имтиханнарының ( ЕГЭ ) нәкъ менә тестлар формасында башкарылуын да истә тотканда, татар теле буенча да бу эшкә әзер булырга кирәк дигән сүз. Укытучының максаты – рус телле укучыларның татар теле буенча белемнәрен тирәнәйтергә ярдәм итү, аларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтү, практик дәресләрдә аларның белемнәрен тикшерү.
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк, тест тема үтелеп беткәч һәм уку елының беренче яки икенче яртысы тәмамлангач алынган белемнәрнең үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү алымы буларак кулланылса, укытучы балаларга аерым темаларны, кагыйдәләрне кабатлау кирәклеген искәртергә тиеш түгел. Тестларны рәтләргә бүлеп тә, вариантлап та эшләтергә була. Тикшереп, эшкә бәя куюны укытучы үзе генә дә, аерым очракларда, кулланылган тест вариантларының ачкычын биреп, укучыларга да тапшыра ала.
Тестлар ярдәмендә белемне тикшерү баштан ук уңай нәтиҗәләр бирмәскә дә мөмкин. Яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен, балаларда тестлар белән эшләү күнекмәләре булдырырга кирәк.
Йомгак.
Диплом эшен язу барышында түбәндәге нәтиҗәләр ясалды:
1. Рус телле балаларга татар теле дәресләрендә мәкальләр, санамыш, сынамыш, тизәйткеч, табышмаклар белән танышалар.
Мәкаль дип телдән телгә күчеп йөрүче, халыкның зур тормыш тәҗрибәсен чагылдырган дидактик эчтәлекле, кыска һәм образлы сөйләм берәмлекләренә әйтәләр.
Әйтемнәр – халык авыз иҗаты жанрына карый. Әйтемнәрнең нигезендә теге яки бу сыйфатның, үзенчәлекнең дәрәҗәсен күрсәтү ята.
Мәкальләрдән, әйтемнәрдән соң, өченче урында сынамышлар тора. Димәк, халык арасында да алар киң таралган. Сынамышлар һәрвакыт диярлек авыл кешесенең көндәлек эшләре, көнкүреше, ахыр чиктә аның ач

Страницы: <<  <  40 | 41 | 42 | 43 | 44  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: