шмакның җавабын табыгыз.
а) Күктән килде, җиргә китте.
1) яңгыр; () 2) кояш; 3) йолдыз.
б) Иртә килер, кич китәр.
1) яңгыр; 2) кояш;() 3) йолдыз.
в) Сөйдергән дә шул,
Биздергә дә шул,
Иң татлы да шул,
Нәрсә була ул?
1) икмәк 2) җиләк 3) тел. ( )
5. Мәкаль - иярчен җөмләнең нинди төре булып килә?
а) Кемнең итәгенә ут капса, шул яна.
1) иярчен аергыч җөмлә; 2) иярчен вакыт җөмлә; 3) иярчен ия җөмлә. ()
б) Эше барның – ашы бар.
1) иярчен ия җөмлә; 2) иярчен тәмамлык җөмлә;
3)иярчен аергыч җөмлә.
в) Үз чәчкәнеңне үзең ур.
1) иярчен тәмамлык җөмлә; 2) иярчен ия җөмлә; 3) иярчен вакыт җөмлә.
г) Кем сабыр, шул эшнең җаен табар.
1) иярчен аергыч җөмлә; 2) иярчен хәбәр җөмлә; 3) иярчен ия җөмлә.
д) Җиңелне эзләгән авырга каба.
1) иярчен хәбәр җөмлә; 2) иярчен аергыч җөмлә; 3) иярчен ия җөмлә;
е) Җил каян иссә, болыт та шул яктан килә.
1) иярчен вакыт җөмлә; 2) иярчен урын җөмлә; 3) иярчен ия җөмлә.
ж) Нәрсәгә өйрәнсәң, шуны куарсың.
1) иярчен аергыч җөмлә; 2) иярчен тәмамлык җөмлә;
3) иярчен хәбәр җөмлә.
6. Мәкальләрнең ахырын таблицадан табып, схема рәвешендә күрсәтегез.
Уен: Мәкальләрнең ахырын тап.
Ата – ананы тыңлаган –
адәм булган, . . . ялган белән юлдаш булсаң, башың бетәр.
Тату туганнар . . . . аз сөйлә.
Яхшы белән юлдаш булсаң, эшең бетәр, . . . башка илнең төбе тишек.
Мәгълүм булганча, соңгы елларда мәктәпләрдә татар телен укыту яңарыш кичерә: укытучының яңа формалары һәм алымнары барлыкка килә, укучыларның белемнәрен тиз генә тикшерергә мөмкинлек бирә торган күнегүләр һәм мәсьәләләр файдаланыла. Тестларның башка төр күнегүләрдән өстенлеге, аларны башкаруның һәм тикшерүнең тизлегендә генә түгел, аларны әл
Страницы: << < 39 | 40 | 41 | 42 | 43 > >>