ләрне укыгыз һәм яттан әйтегез, татар һәм рус мәкальләрен чагыштырыгыз, табышмакларның җавабын табыгыз, мәкальләрнең ахырын табыгыз.
3. Гомуми белем бирү мәктәбендә төрле күнегүләр бирелә: Мәкальләрне укыгыз һәм истә калдырыгыз, мәкальләрне укыгыз һәм тәрҗемә итегез, табышмакларның җавабын табыгыз.
Мәкальләр буенча мәктәптә яки өйдә хикәяләр яздыру да әйбәт нәтиҗәләр бирә. Балалар, мәкальләрне файдаланып, үзләренең, иптәшләренең җитешсезлекләре, яхшы яклары, матур эшләре турында бик теләп язалар. Мондый төр эшләрнең тәрбияви яктан әһәмияте гаять зур. Аларны язганда, укучы үзенең тәртибен, холык-фигылен тәнкыйть күзлегеннән чыгып бәяләргә өйрәнә.
4. Татар теле дәресләрендә укытучының халык авыз иҗаты үрнәкләреннән файдалануы да, аерым алганда, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр, санамышлар ятлау, аларны дәфтәрләргә дөрес һәм матур итеп язып кую да балаларны татарча аңлаешлы, әдәби нормаларга туры килердәй итеп сөйләргә өйрәтүдә зур әһәмияткә ия булып тора. Бу уңайдан милли-төбәк компонентына караган материалларны активрак кулланырга кирәк.
5. Татар теле дәресләрендә тәрҗемә эшләренә дә игътибар бирү кирәк. Рус мәкальләре белән татар мәкальләрен чагыштыру, тел һәм төзелеш ягыннан уртаклык, яки аермаларны табу укучыларның лингвистик белемнәрен баета.
1) Ни чәчсәң шуны урырсың. Что посеешь, то и пожнешь. 2) Төкермә коега, суын эчәрсең. Не плюй в колодец, случится напиться. 3) Тау тауга бәрелмәсә дә, адәм адәмгә бәрелер. Гора с горой не сойдется, а человек с человеком. 4)Кибән астында тычкан үлми. Скирдой мышь не задавить.
6. Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү иң әһәмиятле этапларның берсе булып санала. Халык авыз иҗаты үрнәкләрен үзләштерүне тикшерү өчен төрле алымнар кулланыла: лексик – грамматик биремнәр, сөйләм күнегүләре биремнәре, тестл
Страницы: << < 42 | 43 | 44 | 45 | 46 > >>