Татар халкының милли киемнәре

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

йдәгез инде хәзер чылбыр төзик. Чылбырыбыз нык булсын. Менә бит нинди яхшы, матур, ныклы чылбыр килеп чыкты.
Хәзер миңа әйтегез әле, кешеләр бер - берсенә җылылыкны ничек өләшәләр икән?
Ә бит менә куллар аша да белергә мөмкин, кулларыбызның җылысы аша йөрәк җылыбызны белдек. Бер - беребезгә яхшы мөнәсәбәттә икәнебезне белдек һәм менә шул хис безне мастер - класс вакытында да ташламас, бер - беребезгә ярдәм итәрбез дип ышанып калам.
-Экранга карыйк әле. (видео) Ничек дип уйлыйсыз, без бүген нинди темага сөйләшәчәкбез? (варианты) Бу биюне нәрсә бизәп тора? ( татар халык киеме) Дөрес, коллегалар. Татар халкы, башка халыклар кебек үк, элек-электән үзенә генә хас булган милли киемнәре белән аерылып торган. Киемнәрдә халыкның рухи дөньясы, милли үзенчәлекләре чагылган.
Бигрәк тә безнең сылу кызларыбыз, яшь киленнәребез үзләренең кием-салымнарына игътибарлы булганнар.
- Хатын-кызларның борынгы стильдәге күлмәге тоташ яки өзек буйлы, такма итәкле итеп тегелгән һәм төрле декоратив алымнар белән бизәлгән.
- Күлмәк белән ыштан. Кием комплексының нигезен күлмәк белән ыштан (ирләрдә соңрак -- чалбар да) тәшкил итә. Гадәттә ирләр күлмәге озын, тоташ буйлы, киң чабулы итеп, җиң төпләренә кештәкләр куеп тегелгән. Күлмәк иркен һәм озын булып, ыштан (чалбар) өстенә төшеп торган.
- Камзул. Татар халкының оригиналь киеме -- камзул. Ирләр аны өйдә кигәннәр. Ирләр камзулны карарак төстәге фабрика тукымасыннан, ә хатын-кызлар ачыграк төстәге бәрхеттән, йә булмаса Урта Азиядән китергән әдрәс, бикасаб тукымасыннан тектергәннәр.
Түбәтәй. Татар халкының баш киемнәре дә гаять үзенчәлекле. Борын-борыннан ирләр өйдә түбәтәй кияргә яратканнар. Әрсезгә кия торган түбәтәйләрне карарак төстәге тукымадан, ә бәйрәмнәрдә кияр өчен затлырак тукымалардан (ефәк, бәрхет,

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: