Татар халкының милли киемнәре

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4 | 5  >  >>

парча) эшләгәннәр. Байлар, сәүдәгәрләр энҗеле яки алтын-көмеш җепләр, укалар белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәгә санаганнар.
Татар хатын-кызларының гадәти баш киеме бигрәк тә күп төрле һәм үзенчәлекле. Калфакның төрләре хәйран күп. Аларны төрле төстәге җептән яки тукымадан ясаганнар. Ак җептән бәйләнгән озын калфаклар барлык төркем кызларына да хас була. Татар кызлары зур, йомшак капчык калфакларны төрле төстәге ефәк җепләр белән чигеп бизәгәннәр, як-якларына һәм маңгай турысына ука-чуклар тотканнар. Мондый калфакка чачак калфак дигәннәр.
- Яулык. Яулык -- борынгы төрки термин. Тыштан, ягъни, өстән ябына яки бәйләнә торган яулыкларның төрле борынгы формалары очрый. Шундыйлардан иң оригиналь булганы -- түгәрәк яулык. Аның кырыйларына, почмакларына һәм уртасына кара ефәк җеп белән борынгы орнамент төшерелгән, ә чит-читләренә кызыл ефәк җептән үрелгән чуклар тотылган була.
Читек. Озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре -- читек. Читекне ирләр дә, хатын-кызлар да кигән. Ирләр читеге гадәттә кара күннән, йомшак табанлы итеп тегелгән. Балтыры матур торсын өчен, аны чолгау бәйләп кигәннәр. Урамга чыкканда читек өстеннән күн кәвеш (ката) яки резин калуш кигәннәр. Хатын-кызлар арасында каты табанлы читекләр дә киң таралган була. Яшь хатыннар һәм буй җиткән кызлар күбрәк биек үкчәле каюлы читекләр кияргә яратканнар.
Без сезнең белән татар халкының милли киемнәрен искә төшереп киттек.
Әйдәгез хәзер сезнең белән "Витрина" уены уйнап алыйк. Экранда татар халык киемнәрен күрәсез. Мин хәзер бер киемне уйлыйм. Ә сез миңа сораулар биреп, мин уйлаган сүзне белергә тиеш булачаксыз. Тик сорауларга "әйе", "юк" дип кенә җавап бирерлек булсын. ( ЧИТЕК, КАЛФАК, АЛЪЯПКЫЧ)
Ә нәрсә соң ул алъяпкыч? Алъяпкыч авыл костюмының төп

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4 | 5  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: