өлешен тәшкил итә. Аны тамбур җебе белән чигәләр. Чәчәкле - яфраклы бизәкләр алъяпкычның күкрәк турысында, итәк читләренә төшерелә. Бәби итәкләр, воланнар белән бизәп тегелгән "канатлы алъяпкычлар" да була.
Алъяпкычның төсе аның белән бергә киелә торган күлмәкнең төсе һәм формасына яраклашкан була. Күлмәк һәм аның декоратив алымнары тагын да ныграк беленеп торсын өчен, алъяпкыч башка төстәге тукымадан эшләнгән. Бу очракта төсләрнең контраст хасил итүе, бер-беренә каршы куелуы киемнең гармониясен бозмый, киресенчә, бизәп кенә тора, күркәмлек кенә өсти.
Алъяпкыч берничә төрле булган. Аш - су арасына кия торганы, печән җыйганда, кунакка барганда кия торганнары булган. Хәзерге вакытта инде алъяпкыч киеп өйрмиләр. Матур алъпкыч япкан кызларны без сәхнәдә үзебезнең милли татар биюләрен биегәндә генә күрәбез. Татар халкының һәрбер киемдә орнамент чигелгән, әйтегез әле, нәрсә ул орнамент?
"Орнамент" сүзе латин теленнән "бизәк"дигәнне аңлата.
Татар халык орнаменты яп-якты һәм үзенчәлекле, нәфис халык иҗаты белән таныштыра .
Татар халкының гүзәл үрнәкле орнаментлары күп гасырларлар төрле әсәрләрдә халык иҗатларында яп-якты урын тапты : ювелир эшләнмәләрдә нечкә бизәкләр, тукымалардагы бизәкле чигешләр, кабер ташларының кисеп ясалышы , баш киемнәре, төрле төсле мозаика күн аяк киемнәре бизәкләре .
Орнаментның берничә төре билгеле:
1. Чәчәкле-үсемлек орнаменты - төрле төрдәге чәчәк күплеге белән аерыла.
2. Зооморф орнамент. Биредә табигатьтәге тере сурәтләрне күзәтергә мөмкин. Аеруча бу иҗатта кошлар сүрәтләнә. Үрдәк сүрәтләре. Парлы атлар һәм җайдакларның схематик сүрәтләре. Ерткычлар - арысланнарның яки юлбарыс башларының схематик сүрәтләре.
3. Геометрик орнамент. Күп төрле татар орнаментлары һәм бизәкләре
Страницы: << < 2 | 3 | 4 | 5 | 6 > >>