Сыйфат

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3  >  >>



Укучылар белән бергәләп эшләрне тикшерү. Буялмыйча калган сүзләр өстендә эш.
4. Яңа теманы аңлату.
1. Тактадагы таблица өстендә эшләп , дәрес темасын аңлату.
2. Дәреслектәге кагыйдәне уку.
3. Слайд буенча эш. Табышмакны уку. Җәнлекне тану һәм аның биремен үтәү. 20 нче күнегү өстендә эш.
Сорыдыр төсе,
Үткендер теше,
Урманда йөри,
Бозаулар эзли.








4. Слайд буенча эш. Табышмакны уку. Җәнлекне тану һәм аның биремен үтәү. " Кем зирәк" уены. Укытучы гади дәрәҗәдәге сыйфатны укый, укучылар кимлек дәрәҗәсенә куеп язалар.

Урманнан чыгар,
Корсак асты чуар,
Койрыгы сырлы,
Хәйләсе күп төрле







5. Ял итү күнегүе. ("Шүрәле" җырын башкару һәм төрле бию хәрәкәтләре ясау. )
6. Ныгыту.
1. Слайд буенча эш. Табышмакны уку. Җәнлекне тану һәм аның биремен үтәү. Карточкалар өстендә эш. Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатларны табарга.
Кош түгел, оча,
Ябалактан курка,
Чикләвекне ярата,
Сызгырса, урманны яңрата





2. Слайд буенча эш. Табышмакны уку. Җәнлекне тану һәм аның биремен үтәү. Дәреслек буенча эш. 23 нче күнегү(аңлату, яздырып эшләтү, язганнан соң тикшерү. )
Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак.









7. Рефлекция. Дәрескә йомгак.
-Балалар, без бүген сезнең белән нинди сүзләр турында сөйләштек?
-Шүрәленең сезнең дәресне ничек үзләштергәнегезне беләсе килә. Ул сезгә тест әзерләгән. (Биремне аңлату)

1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
Төп дәрәҗә










Чагыштыру









Страницы: <<  <  1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: