. Аларны сакларга кирәк.
Фикерләрне истә калдыру өчен дәфтәрдәге биремне үтибез.
Без нинди һава сулыйбыз соң?
Сулыш органнары һава белән керүче тузан бортекләрен чистарта алалар, ләкин төрле агулы, машинадан чыккан газларны, завод-фабрикадан чыккан, төтен һәм отход исләрен, микробларны организмга керүдән туктата алмыйлар. Шушы агулы газлар, төрле микроблар гомерне 6 айга кыскарталар.
Проблемалы сорау.
Укучыларга ике рәсем күрсәтелә. Рәсемдә сау сәламәт кеше үпкәсе һәм тәмәке тартучы кешенең үпкәсе.
Укучылар сез ничек уйлыйсыз бу рәсемнәр нәрсәне аңлата?
Тәмәке тартуның зыяны турында сез нәрсә әйта аласыз?
Тәмәке төтене, трахеяга эләгеп, керфекчекләргә зыян сала. Алар үпкәне тузан һәм пычраклардан саклый алмый башлый. Сәламәт күзәнәкләр үлә, ә алар урынына рак күзәнәкләре барлыкка килергә мөмкин.
Соңгы 100 еллыкта начар гадәт- тәмәке тарту барлык дөньяга таралды. Зурларга ияреп яшүсмерләр дә тәмәке тарта башлады. Табиблар бу күренешне 21 нче гасыр чумасы дип атый. Күп кенә илләрдә тәмәке тартучы кешене эшкә бөтенләй алмыйлар икән. Безнең Россиядә дә тәмәкене күргәзмәгә куюны тыйдылар.
Кагыйдә чыгару. Тәмәке организм өчен зарарлы, ә үпкәләр өчен һәлакәт.
IV. Үзләштергән белемнәрне ныгыту.
Ә үпкәләрне ничек саклыйк соң?
Үпкәләргә булышуның бер юлы бар. Спорт белән шөгыльләнү. Спорт организмның барлык өлешләрен дә ныгыта. Йөргәндә, йөгергәндә үпкәләргә һава күбрәк керә, күзәнәкләргә өстәмә кислород килә.
Мин синең белән килешәм. Ләкин дөрес суламаганда, организмга төрле авырулар кузгатучы микроблар, вируслар эләгеп, грипп, салкын тию авырулары барлыкка килергә мөмкин. Бер минутка – 16 мәртәбә сулыш алу – нормаль күренеш.
Бер минутка – 14 мәртәбә сулыш алу – бик яхшы.
14–18 булса, бу кешеләр
Страницы: << < 4 | 5 | 6 | 7 > >>