Сулыш алу системасы

Страницы: <<  <  3 | 4 | 5 | 6 | 7  >  >>

ки Үпкәләрохшаган, чөнки



Үпкәләр
охшаган, чөнки
Үпкәләр
охшаган, чөнки

-Үпкәләр сулау өчен генә ярдәм итәме? Моны белү өчен дәреслектә язылган язмаларны укып китик.
Дәреслек белән эш. 34 нчебит 2 нче төркем.
138 нче бит 1 нче төркем.
(ИНСАЙД-АУТСАЙД СЁКЛ кулланып фикерләр алышу)
Эчке һәм тышкы түгәрәк ясап бастык. Уң кулдагы бармаклар санынча адым ясыйбыз.
Сорау: Үпкәләр сулау өчен генә ярдәм итәме? Эчке түгәрәктәгеләр сөйли.
Иптәшең нәрсә диде?
Үпкәләр сулау өчен генә түгел, сөйләшү өчен дә кирәк. Трахея өстендә бугаз урнашкан. Бугазга аркылы рәвештә ике бау ята. Алар тавыш ярылары. Шуның нәтиҗәсендә без сөйләшәбез, җырлыйбыз.
Кешедәге куз санынча адым ясарга.
Сорау: Тавыш ничек барлыкка килә? Тышкы түгәрәктәгеләр сөйли.
Иптәшең бу сорауга ничек җавап бирде?
Тавыш ярылары сөйләшергә һәм төрле авазлар чыгырырга мөмкинлек биреп ачыла һәм ябыла. Үпкәдән һаваны чыгарганда, ул трахея һәм бугаз аша үтеп, тавыш ярыларына җитә. Тавыш ярылары аша узганда, һава аларны тибрәнергә мәҗбүр итә. Тавыш шулай барлыкка килә.
Атнада көннәр ничәү булса шуның чаклы адым ясагыз.
Сорау: Сулыш алганда үпкәләр нишли?
Син иптәшеңнең фикере белән килешәсеңме? Ул нәрсә диде. ?
Юк, мин иптәшемнең фикере белән килешмим. Ул диафрагма һәм үпкәләр киңәя диде. Ә чынлыкта исә, сулыш алганда диафгма кысыла, үпкәләр киңәя.
Ә сиңа иптәшең нәрсә диде?
Сулыш алганда диафрагма кысыла, аскарак төшә, үпкәләр, күкрәк мускуллары киңәя, һава трахея аша бронхларга, бронхлардан, бронхиолаларга, бронхиолалардан альвеолаларга китә. Сулыш чыгарганда киресе күзәтелә.
Димәк нинди нәтиҗә ясыйбыз?
Кагыйдә: Үпкәләр -гаҗәеп әгъза: алар безгә суларга, сөйләргә, җырларга, көлергә мөмкинлек бирә

Страницы: <<  <  3 | 4 | 5 | 6 | 7  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: