Сулыш алу системасы

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

4 класс
Предмет Әйләнә -тирә дөнья.
Тема. Сулыш алу системасы. Үпкә төзелеше. (1 нче слайд)
УМК "Перспективная начальная школа"
Җиһазлау: дәреслек, «Сулыш гигиенасы» дигән таблица, проектор, ноутбук, эш дәфтәре, презентация, аңлатмалы сүзлек, кеше макеты.
Максат:
1. Белем бирү: Сулыш системасы төзелеше, аның матдәләр алмашы белән бәйле функцияләре турында өйрәнүне дәвам иттерү. Сулыш системасы белән кан әйләнеше системасы арасындагы үзара бәйләнешне, әйләнә-тирәлекнең сулыш органнары функцияләренә йогынтысын күрсәтү. Сулышның әһәмиятен ассызыклау.
2. Үстерешле: Тәмәке тартуның сәламәтлек өчен зарарлы булуына төшендерү.
3. Тәрбияви : Үз-үзеңнең һәм әйләнә тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә сак караш тәрбияләү.
Дәрес тибы: дәрес-конференция.
Планлаштырылган нәтиҗәләр
1. ШУУГ-Шәхескә юнәлдерелгән универсаль укыту гамәлләре:
Үз-узеңне тоту кагыйдәләренә нигезләнеп, бирелгә цитуацияләрдән дөреслекне аерып алу.
Фикер йөртү буенча мөстәкыйль рәвештә дәрес максатларын билгеләү.
Укытучы ярдәме белән укыту проблемасын табу һәм формалаштырү.
Үзеңнең фикерләреңне күрсәтү.
үз уңышларың, уңышсызлыкларың сәбәпләре турынды фикер йөртү
2. РУУГ-регулятив универваль укыту гамәлләре:
укытучы ярдәме белән дәреснең максатын ачыклау һәм формалаштыру;
дәрестә уку гамәлләренең эзлеклелеген кабатлап әйтү;
дәреслектәге иллюстрацияләр белән эшләү ярдәмендә үзеңнең фикереңне әйтергә өйрәнү;
биремнең уңышлы үтәлүен укытучы белән әңгәмәдә билгеләү.
укытучы биргән план ярдәмендә эшли белергә өйрәнү.
3. ТБУУГ-танып – белү универсаль укыту гамәлләре:
пространстволы күзаллау формалаштыру
төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру
дәреслекне белешмә чыганагы итеп куллана

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: