6 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресенең план-конспекты
 Тема: Сорау алмашлыклары
Максат: 1. Предмет буенча планлаштырылган нәтиҗәләр: сорау алмашлыкларын аера, сөйләмдә дөрес куллана белү, сорау җөмлә калыпларын ныгыту. 
 2. Метапредмет нәтиҗәләре:дәреснең темасын, максатларын формалаштыру, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, үзконтроль ясау (регулятив нәтиҗәләр); чагыштыру, гомумиләштерү (танып белү нәтиҗәләре), әңгәмәдәшне тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү (коммуникатив нәтиҗәләр) күнекмәләрен үстерү. 
 3. Шәхси нәтиҗәләр: итәгатьле әңгәмәдәш булу, индивидуаль һәм парлап эшләү, бер-береңә ихтирамлы булу күнекмәләрен үстерү. 
Материал: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Төп гомуми белем бирү мәктәбе. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм әдәбиятын укыту программасы. - Төзүче-авторлары: Р. З. Хәйдәрова, К. С. Фәтхуллова, Г. М. Әхмәтҗанова. 
 Дәреслек: Күңелле татар теле. Р. З. Хәйдарова, З. Р. Назипова Татар теле. 6 класс. - Издательство "Татармультфильм", 2014. 
Җиһазлау: видеопроектор, презентация, карточкалар, кәгазь тасмаларга язылган сүзләр, бәяләү өчен төсле карточкалар. 
 I. Оештыру. 1) Исәнләшү. 
 2) Теләкләр әйтү: мин сезгә бүген тырышлык, игътибарлылык, яхшы билгеләр һәм күп белемнәр телим. 
 3) Сорау: Безгә дәрестә бүген нәрсә кирәк булачак? Тактада булган сүзләр арасыннан сайлап алыгыз: белем, акча, ярдәм, әти-әни, дуслык, укытучы. 
 
 II. Өй эшен тикшерү. Без узган дәрестә инфинитив  кирәк төзелмәсе турында сөйләштек. 
 1 нче төркем укучыларга өй эше җөмләләрне тәрҗемә итәргә иде. 
 1) Спорт белән шөгыльләнергә кирәк. 
 2) Дәрестә игътибарлы булырга кирәк. 
 3) Әти-әнине хөрмәт итәргә кирәк. 
 4) Нужно помогать друзьям. 
 5) Надо береч
		Страницы: 1 | 2 | 3 > >>
