түбәндәгеләр дип уйлыйм:
Минем әтием ягыннан булган әби-бабама багышланган бәет бар. Әлеге бәет башка бәетләргә карата да кызыксыну хисе уятты.
Мәктәптә Аксен авылы музее эшләп килә. Халык авыз иҗатына багышланган бүлеге әлегә юк. Үземнән әлеге бүлекне башлауга бер өлешемне кертәсем килде.
Татар халык иҗатында бәетләрнең берничә гасырга сузылган һәм гаять җитди традицияләре бар. Алар һәрвакыт язма әдәбият белән тыгыз бәйләнештә.
Бәетләрнең зур өлеше шәхси фаҗигаләр белән бәйләнгән.
Борынгы бәетләр сирәк сакланган, ләкин шуны искә алырга кирәк, бүгенге көндә дә Аксен халкы тарафыннан чыгарылган бәетләр еш очрый. Бу дөньяда уен — көлке белән, күңел ачып кына яшәп булмый, тормыш булгач, төрлесе була. Шуны истә тотып, мин халык авыз иҗатының энҗесе булган бәетләргә мөрәҗәгать итәргә булдым. Кешеләрнең бәгыреннән, күңел түреннән сызылып чыккан зар-моңны аңларга, күп гасырлык тарихны белергә, тормыш сабаклары алырга, уй-фикерләрне чистартырга, күңелне сафландырырга нәкъ менә бәетләр ярдәм итә дип исәплим. Һәм мин әлеге фәнни эшемне авылдашларым иҗат иткән бәетләр җыюга багышладым.
Максатым - талантлы язучы якташыбызны барлау, аның иҗатын туплау, бу жанрларның төп үзенчәлеген - стиль үзенчәлекләрен ачыклау.
Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:
- авылымның бәетләрен җыю;
-авторның теленә кыскача күзаллама ясау һәм шуннан чыгып авторга хас булган язу үзенчәлекләрен билгеләү. Авторлар тарафыннан кулланылган стилистик фигураларны барлау, аларга бәя бирү һәм аларның кулланылышын, функциясен ачыклау.
Фәнни эшне башкарганда Әдәбият белеме сүзлеге, А. Г. Яхинның әдәбият дәресләре һәм җирле фактик чыганаклар файдаланылды.
Әлеге эш бүгенге көндә бик актуаль,чөнки үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 | 5 > >>