ның игътибарын җәлеп иткән күп кенә бәетләр телдән телгә күчеп йөрү юлы белән генә түгел, дәфтәрдән дәфтәргә күчерелеп алыну юлы белән дә сакланып калган. Бәетләрне туплау һәм аларны фәнни өйрәнү өлкәсендә күп хезмәт куйган Г. Толымбай, бәетләрнең язма әдәбиятка якын торулары мәсьәләсенә тукталып, болай ди : Бәетләрнең ничек таралуларын, саклануларын тикшереп карасак, аларның язма белән нык бәйле булуларын беләбез. Мәктәп-мәдрәсә шәкертләренең заманында бәет дәфтәрләре тотулары, ул чагында шәкертләрнең әдәби көтепханәсе шул бәетләр байлыгы белән үлчәнүе, шул шәкертләрнең үк бәет әйтеп йөрүләре шуны раслап торалар. Һичшиксез, аерым бәетләрнең язма хәлендә булулары яки дәфтәрдән дәфтәргә күчерелүләре аларның югалмыйча саклануларына һәм халык арасына таралуларына ярдәм иткән. Алар, халык авыз иҗатының башка төрләре кебек үк, аерым кешеләр – бәетчеләр тарафыннан такмак рәвешендә әйтелеп яки һәрберсе үзенә махсус көйләнеп, телдән телгә күчү юлы белән дә таралганнар һәм шул юл белән дә сакланганнар. Г. Тукай үз халкының иҗат итәргә сәләтле икәнлеген күрсәтергә теләп: Чү, аз гына бер нәрсә шылт иттеме, инде аның турында иртәгә урамга бәетләр чыга,- ди. Менә шул рәвешчә, тормышта була торган һәртөрле хосусый вакыйгалар һәм аерым трагик хәлләргә карата да күп кенә бәетләр чыгарыла. Аерым бер кешенең бәхетсезлеккә очравы уңае белән кайгы белдерү рәвешендә иҗат ителгән бу төр бәетләр күп вакытта шул вакыйга булган авылның үзендә яки бәхетсезлеккә очраган кешенең туганнары, якыннары кулында гына сакланып калучан була.
Җирле бәетләр һәм аларның эчтәлеге.
Эзләнү эше башлангач, Аесен авылында җир йөзендә бәхетсез ятимнәр калдыра шул. Хамидә бәете, Нәимэ бәете, Рафаэлъ бәете. Галия бәетеһ. б – әнә шундый күңелсез, җанны тетрәндерерлек вакыйгалар чагылышы. . . .
Страницы: << < 3 | 4 | 5 | 6 | 7 > >>