шыкмыйча матур итеп укый, хәрәкәтләр белән күрсәтә, җырлы уен булганда, җырлый, 1-2 мәртәбә шулай кабатлый. Балалар тыңлап утыралар, аннан текстта әйтелгән хәрәкәтләрне күрсәтәләр. Сүзләрне дөрес әйтүгә ирешкәч, текст балалардан күмәк кабатлатыла.
Педагог тарафыннан дөрес оештырылган уеннар гына балаларның акыл үсешенә уңай йогынты ясый. Шунлыктан аның һәр яшькә тәрбия бурычларын, баларның яшь үзенчәлекләрен, һәр уенның эчтәлеген һәм аны үткәрү методикасын яхшы белүе сорала.
Ял минутлары һәм уеннар шөгыльне күңелле итеп үткәрергә, балада кызыксыну уятырга, иң авыр бирелә торган сүзләрне дә җиңел итеп аңларга ярдәм итә. Шуның белән бергә, уеннар балаларда күмәклек, логик фикерләү, мөстәкыйльлек, җитезлек кебек сыйфатлар тәрбияли.
Бала уйнаганда телне өйрәнә, үзенең җитди хезмәт белән шөгыьләнүен сизми дә кала. Һәр уенның шөгыльнең максатына юнәлдерелгән булуы зарури, шул вакытта гына ул педагогка шөгыльдә теге яки бу бурычны хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Ял итү минутлары
Без инде хәзер зурлар
Без инде хәзер зурлар, Балалар аяк очына басып кулларын югары
күтәрәләр.
Күп эшли безнең куллар: Кулларын алга сузалар.
Без идән дә юабыз, Идән юуу хәрәкәте.
Без керләр дә уабыз. Кер уу хәрәкәте.
Эре-эре заводлар, Аяк очларына басып кулларын югары
күтәрәләр.
Заводта станоклар. Кулларны әйләндерү хәрәкәте.
Тиздән үсеп җитәрбез, Аяк очларына басып кулларын югары
күтәрәләр.
Шунда эшкә китәрбез. Урында атлау.
Без урманга барган идек
Без урманга барган идек, Бер бала уртада, калган балалар, Югалттык беребезне. түгәрәк ясап әйләнәләр.
Әйтче, Гөлназ, син безгә Бер бала "ау" - дип әйт
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>