Шөгыльләрдә ял минутлары үткәрү. Ата-аналар өчен консультация

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4 | 5  >  >>

ә,
Югалттык соң без кемне? уртадагы бала кем икәнен танып атый.

Шаян курчак

Бигрәк шаян курчак син,
Тик тормыйсың берчак син,
Чүгәлисең, торасың,
Башың уңга борасың,
Аннан сулга карыйсың,
Һәм сикерә башлыйсың.
Башың артка ташлыйсың да
Әйләндерә башлыйсың.
Кулларың күтәрәсең,
Аннары төшерәсең,
Шул арада, син, иелеп,
Басарга өлгерәсең,
Тирән итеп сулыйсың да
Ял итәргә туктыйсың.


Көз

Я, балалар, карагыз: Тәрәзәгә күрсәтә.
Тышта әнә көз килде.
Әйе, әйе күрәбез, Кул чабу.
Көз килгәнне беләбез.
Я, балалар, сөйләгез
Ничек килә икән көз.
Канат кагып, еракка Канат кагу хәрәкәте.
Кошлар очты көньякка.
Аюлар өн казыды, Казу хәрәкәте.
Бик тирән итеп базны.
Балыклар да тындылар
Су төбенә чумдылар. Чуму хәрәкәте.

Яңгыр

Яңгыр ява тып-тып, Тамчы тамган хәрәкәтләр ясау.
Тамчы тама тып та тып.
Күк йөзенә карадык, Өскә карау.
Битләребез чыланды, Кул белән битләргә кагылу.
Аяклар юешләнде. Аякларны тыпырдату.
Иң башларын сикерттек, Иңбашларны сикертү.
Тамчыларны селкеттек,
Без яңгырдан качабыз,
Куакларга посабыз. Өстәлләр янына чүгәләү.

Яфрак бәйрәме

Сары, сары, сап-сары Басып кулларны югары күтәрү.
Агачларның яфраклары. Кул чукларын әйләндерү.
Җил исә, ява яфрак: Кулларны күтәреп җилпиләр.
Көзнең матур чаклары.
Оча яфрак, уйный яфрак: Очу хәрәкәте.
Бүген, бүген, бүген Кул чабу.
Яфраклар бәйрәме.

Уңыш җыябыз

Бакчага бардык, Йөрү хәрәкәте.
Уңышны җыеп алдык.
Бәрәңгене казыдык, Казу хәрәкәте.
Чиләкләргә без салдык. Салу хәрәкәте.
Кыярны өзеп алдык, Өзү хәрәкәте.
Бөтен

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4 | 5  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: