Шөгыльләрдә ял минутлары үткәрү. Ата-аналар өчен консультация

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Татарстан Республикасы
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының
мәгариф идәрасе муниципаль учреждениесы.






Шөгыльләрдә ял минутлары үткәрү.
Ата- аналар өчен консультация.







Төзеде:
I квалификацион категорияле
укытучы- логопед
Салахутдинова Гөлнур
Расиховна.








Түбән Кама.
Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау- сәламәт булып үсүендә уеннарның роле бик зур.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар 20- 30 минут буе шөгыльләрдә утырып бик тиз арыйлар. Хәрәкәтсез утыру аларны ялыктыра, игътибарлары кими. Яшь организм әледән- әле хәрәкәт таләп итә. Шөгыльләрнең уен формасында алып барылуына өстәп, физик һәм музыкаль тәнәфесләр ясау эшнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә ярдәм итә. Кул, бармак, гәүдә хәрәкәтләрен эченә алган гимнастик күнегүләр уен хәлендә күңелле узсын өчен, алар төрле санамышлар, җыр, такмаклар белән башкарылалар.
Уен сүзләре исә үз чиратында балаларны ритм, рифманы аңларга гадәтләндерә һәм алардагы сөйләм кимчелекләрен бетерергә ярдәм итә.
Җырлы түгәрәк уеннары, сүзле- хәрәкәтле уеннар уйнаганда балалар сүзләрне тиз үзләштерәләр. Алар бу уеннарны шөгыль вакытларында, шөгыльдән соң яратып уйныйлар, кабатлыйлар, җырлы- сүзле уеннарны хәрәкәтләр белән ныгыталар. Уеннарны ял минутлары өчен сайлаганда, тексты кыска булырга тиеш. Ул истә калдыру өчен уңай. Шулай ук текстагы сүзләрнең кабатлануы кулай.
Уеннар, шигырьләр, җырлар шөгыль темаларына яраклаштырып сайланса, нәтиҗәсе уңай була.
Балалар педагог сөйләмен тыңларга һәм ишетергә күнектерелергә тиешләр. Балаларның шушы психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, педагог (әгәр балалар аңламасалар) текстагы сүзләрне аңлата. Башта ул текстны а

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: