Родной край Елабуга. Экскурсия на татарском языке

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4 | 5 | 6  >  >>

йд). Иң элек йорт бер катлы гына була. Ләкин 1850 елда шәһәрдә булган көчле янгыннан соң йортны төзекләндерәләр һәм ике катлы итеп төзиләр . Монда IX гасыр гаиләсе көнкүрешен күрсәткән экспонатлар, рәссамның картиналары урнаштырылган. Безнең шәһәребездә туган, балачак һәм яшүсмер елларын шушында үткәргән рәссам туган ягының матурлыгына сокланмый калмагандыр. Алай булмаса безнең илдә генә түгел, бөтен дөньяга танылган картиналарында туган ягын, аның матурлыгын сүрәтләмәс иде дип уйлыйм. Алабугада 1991 елда рәссамга һәйкәл куелды. Ул анда Чулман елгасына карап сокланып тора, гүя хәзер мальбертын алып, рәсем төшерә башлар кебек. (6Слайд)
Безнең 6 нчы тукталышыбыз үзенең матурлыгы белән дан тоткан Спасс соборы. Ул 1808-1816 нчы елларда төзелгән. Собор түбәсеннән карасаң, Никольский һәм Покров чиркәүләре күренә. Алар күбесенчә шәһәрнең танылган байлары, купецлары акчасына салынган. Бу биналар әле хәзер дә үзләренең матурлыгын югалтмаган. (7Слайд)
Безнең 7нче тукталышыбыз Марина Цветаева мемориаль комплексы. (8Слайд). Ул 1941 елның августында үзенең улы белән безнең шәһәргә эвакуацияләнә. Ләкин 1941 елның 31 августында аның гомере фаҗигале төстә өзелә. Ул . Петропавел зиратында җирләнгән. М. Цветаевага 1980 елда мемориаль такта куела, ә 2002 елда аның хөрмәтенә һәйкәл куела. Һәр елны аны искә алып Цветаева укулары үткәрелә һәм бирегә илебезнең төрле төбәкләреннән кунаклар җыела.
Безнең 8нче тукталышыбыз. Сезнең каршыгызда Епархиаль хатын-кызлар көллияте. (9Слайд) Бу бинаны шәһәрнең танылган иганәчесе Глафира Федоровна Стахеева үзенең ире истәлегенә 1898-1903 елларда төзетә. Бина үз заманына танылган инженер ,1нче дәрәҗә архитектор И. А. Чарушин проекты буенча төзелә. Төзү эшләре белән Глафира Федоровнаның улы - Федор Васильевич Стахеев җитәкчелек итә. Ул хәтта

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4 | 5 | 6  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: