гез, Алабуга буйлап сәяхәткә чыгабыз. Экскурсоводыгыз, мин - 8нче сыйныф укучысы Гимазова Эльза булам. Сәяхәтебезне башладык!
-Чарабызны шигырь юлларыннан башлыйсым килә.
Меңъяшәр син, Алабуга,
Тарихың нинди озын.
Гасырлардан гасырларга
Сузылган данлы юлың. (Л. Гатауллина)
Алабуга тугызынчы-унынчы гасырларда Болгар дәүләтенең төньяк чигендә саклагыч ныгытма буларак барлыкка килгән. Унтугызынчы гасыр галиме профессор К. И. Невоструевның 1584 елга караган кулъязма табышыннан күренгәнчә, ислам дине кабул иткәндә, ягъни унынчы гасырда шәһәрдә Айдар хан хакимлек иткән. Анда 520 йорт булган. Заманына күрә аз түгел. XVIII гасырда яшәгән татар тарихчысы Хисаметдин Мөслимнең "Тәварихе-Болгария" исемле әсәрендә дә Алабуга телгә алына. Ул безгә аның 1395 елда җимерелүе турында хәбәр итә
Мин шәһәребезгә 1000 ел тулды дип әйтеп киттем. Моңа тарихи нигезләмә бар. Галимнәр фикеренчә XVI гасыр урталарында хәзерге Алабуга территориясендә Трехсвятское дигән рус авылы һәм Троицкий монастыре барлыкка килә. Ә Алабуга тарихы 1780 елда Екатерина II фәрманы белән Трехсвятское авылы Алабуга дигән өяз шәһәренә әвереләгәч башлана.
Безнең 1нче тукталыш- . "Ак мәчет", халык арасында "Шайтан каласы" дип йөртелә торган серле таш манара. ( 1 Слайд) Анда беренчеләрдән булып хәрабәләрне 1769 елда рус галиме Н. Рычков тикшерә. Ул бу манараны болгар чорыннан калган мәчетнеке дип бәяли. 1888 елда Алабуга шәһәрлегенә күренекле рус археологы А. Спицын килә һәм таш корылма хәрабәләрен тулысынча диярлек казып чыгара. Бу борынгы бинаның нигезе квадрат формасында булып, почмакларына түгәрәк манаралар утыртып куелган була. Элеккедән калган риваять буенча, болгарлар Чулман елгасы буйлап йөзүче алыпсатарлардан ясак сораганнар. Ясак түләүчелә
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>