Родной край Елабуга. Экскурсия на татарском языке

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4 | 5  >  >>

ргә елга буйлап озатучы биргәннәр, түләмәгәннәрне талаганнар. "Шайтан каласы" шәһәр башлыгы И. В. Шишкинны да кызыксындырып килгән була. Аның тырышлыгы белән борынгы таш бина төзекләндерелә. Хәзерге вакытта ул алабугалыларның һәм шәһәр кунакларының яраткан урыны.
"Ак мәчеттән" ерак түгел Ибраһим бине Мөхәммәт һәйкәле тора. (2 Слайд). XI гасыр башлары (1006-1026 еллар) - Болгар илендә мәшһүр Ибраһим хан хакимлек иткән чор. Икътисадның һәм мәдәниятнең гөрләп чәчәк ата башлау, күпсанлы шәһәр-калаларга нигез салынган чор. Борынгы Алабуга каласы урнашкан биек тау башына куелган болгар әмире Ибраһим бине Мөхәммәт һәйкәле - халкыбыз хәтерендә данлыклы бабаларыбызның истәлеген мәңгеләштерүче бер символ ул.
Безнең 2 нче тукталышыбыз "Икмәк мәйданы" ("Хлебная площадь). . (3 Слайд) . Хәзерге вакытта ул мәйдан булып санала. Анда төрле бәйрәмнәр үткәрелә, кешеләр ял итә. Элек биредә камыр ризыклары, икмәк сатканнар. Шулай ук аларны күпләп сатканга күрә, мәйданда арбалы атлар күп булган. Мәйдан тирәли сәүдә итү өчен төрле кибетләр булган
Безнең 3нче тукталышыбыз кавалерист- кыз Дурова һәйкәле. (4Слайд) 1812нче елгы Ватан сугышы герое, М. И. Кутузовның ординарецы, Россия армиясендә 10 ел хезмәт иткән данлыклы кавалерист-кыз Н. Дурова 1806 елда Александр Васильевич Соколов фамилиясе астында үзе теләп сугышка китә. Үзен курку белмәс, батыр сугышчы итеп таныта. Гомеренең соңгы көннәрен Н. Дурова Алабуга шәһәрендә үткәрә һәм 1866 елның 21 мартында дөнья куя, Троицкий зиратына күмелә. Хәзерге вакытта шәһәребездә аның музей-йорты бар. Анда Дурованың шәхси әйберләре, язмалары, шул заманга караган җиһазлар, кораллар куелган.
Безнең 4нче тукталышыбыз шәһәребезнең горурлыгы, йөзек кашы булган атаклы рәссам И. И. Шишкин музей- йорты (5Сла

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4 | 5  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: