Родной край Елабуга. Экскурсия на татарском языке

Страницы: <<  <  3 | 4 | 5 | 6  >  >>

бинага үз акчасына электр да кертә. Соңрак бу бина педагогия институты, хәзер университет булып тора.
Университет каршысында Дмитрий Иванович Стахеевка һәйкәл дә куелган. (10Слайд) Ул данлыклы сәүдәгәрләр нәселеннән. Алар икмәк сатып алу, саклау, сату белән шөгыльләнә. Стахеевларның үзләренең тегермәннәре, пароходчылыгы, шәраб ясаучы заводлары, мануфактура оешмалары булуы билгеле. Аларны илдә генә түгел, хәтта чит илләрдә дә белгәннәр, алар белән эш иткәннәр. Кызыклы факт буларак шунысы билгеле, 1918 елда, Мәскәүдәге йортында яшерелгән хәзинәсен алырга кайткач, Стахеевны чекистлар эләктерә , сорау алганда, Н. Стахеев килешү тәкъдим итә: чит илгә җибәрсәләр яки гомер азагына җитәрлек пенсия билгеләсәләр, ул хәзинә урынын әйтергә була. Дзержинский моның белән килешә. Әлеге хәзинәнең бер өлешенә тимер юлчылар өчен мәдәният сарае салына. Стахеевтан сөйләткәнне журналистлар Ильф һәм Петров үзләре язган китапка нигез итеп алалар һәм "12 урындык" әсәрендә кулланалар.
Шәһәребездә шулай ук танылган алыпсатарлар бертуган Гирбасовлар, К. Я. Ушков, Д. Ф. Чернов һ. б. яшәгән. Алар калабызны төзекләндереп, күз явын алырлык яңа биналар төзеткәннәр. Шул биналарның матурлыгы белән без әле бүген дә соклана алабыз. (11Слайд)
Киләсе тукталышыбыз В. М. Бехтеров һәйкәле. (12Слайд) Белгәнегезчә, танылган психиатр, невропатолог, физиолог, психолог Владимир Михайлович безнең якташыбыз. Ул 1857 елда Бехтерево авылында дөньяга килә. Табиб белгечлеге алгач, бөтен гомерен медицинага багышлый.
Кеше өчен иң кадерле, иң якын урын була. Бу, әлбәттә, кешенең туган иле, туган шәһәре. Алабуга - минем туган шәһәрем. Ул - шундый матур, бай тарихлы шәһәр. Мин үземнең шәһәремнең үткәне белән горурланам. Киләчәгенә зур өметләр баглыйм.
Хөрмәтле кунаклар, безнең экскурсия

Страницы: <<  <  3 | 4 | 5 | 6  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: