Рабочая программа по татарскому языку

Страницы: <<  <  29 | 30 | 31 | 32  >  >>

ион хатасы булган диктантка "5" ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылган, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган диктантка "4" ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-6 орфографик, 6 пунктуацион хатасы булган диктантка "3" ле куела.
Пөхтә язылмаган, 7 дән артык орфографик, 7 дән артык пунктуацион хатасы булган диктантка "2" ле куела.
Укучыларның бәйләнешле язма сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен, төрле биремнәр кулланыла: сорауларга язмача җавап бирү; укыл - ган яки тыңланган текстның эчтәлеген язмача сөйләп бирү (изложение); бирелгән ситуация яки тәкъдим ителгән тема буенча фикерләрне язмача белдерү (сочинение); шәхси хат язу һ. б. Язма сөйләмне бәяләгәндә, эчтәлекнең тулылыгына һәм эзлеклелегенә, җөмлә калыпларының грамматик яктан дөреслегенә һәм төрлелегенә, стиль бердәмлегенә игътибар итәргә кирәк. Изложение һәм сочинение өчен ике билге куела: беренчесе эшнең эчтәлеге өчен, икенчесе -- грамоталы язуга.
б) изложение уку елы башында 110-120 сүздән, уку елы ахырында 120- 130 сүздән тора.
Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 1 грамматик хатасы булган эшкә "5"ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион яки 2-3 грамматик хатасы булган эшкә "4"ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле дөрес язылган, , 4-5 орфографик, 4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хатасы булган эшкә "3"ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган , эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хатасы булган эшкә "2"ле куела.
в) сочинение 9-10 җөмлә. Укучыларның

Страницы: <<  <  29 | 30 | 31 | 32  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: