н яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, "2"ле куела.
б) укуны бәяләү:
тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, "5"ле куела;
тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2 -- 3 орфоэпик хата булганда, "4"ле куела;
тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4 -- 6 тупас орфоэпик хата булганда, "3"ле куела;
тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып укыганда, "2"ле куела.
2. Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү.
Укучыларның тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен, татар теле дәресләрендә төрле язма эшләр үткәрелә.
Язма эшләрне тикшергәндә, укытучы аларның эчтәлеген бәяли, укучыларның орфографик һәм пунктуацион хаталарын төзәтә. Күп эшләрдә бер үк төрле хата кабатланса, укытучы бу материалны тагын бер тапкыр аңлатырга тиеш. Әгәр хаталар индивидуаль характерда булса, укучылар белән шәхси эш алып барырга кирәк. Сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.
а) сүзлек диктанты 22-25 сүздән тора.
Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә "4" ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә "3" ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә "2" ле куела.
ә) диктант уку елы башында 65-75 сүздән, уку елы ахырында 75-80 сүздән тора.
Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә "5" ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылган, 1орфографик, 1 пунктуац
Страницы: << < 28 | 29 | 30 | 31 | 32 > >>