Татарский язык для русскоязычных детей - конспект для урока

 
  • Рубрика:
  • Формат: Владелец удалил файлы либо закрыл к ним доступ
  • Просмотров: 141
  • Скачиваний: 19

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты
гамәли максат
- укучыларга татар теленең фонетик, лексик, грамматик нигезләре буенча гамәли белем бирү;
- балаларда телдән һәм язма сөйләм күнекмәләре булдыру;сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләр формалаштыру;
гомуми белем бирү
- акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен үстерү, сөйләм культурасын үстерү.
тәрбияви максат
- балаларның рухи дөньясын баету, төрле милләт вәкилләре арасында телләрне өйрәнү аша бер-берсенә ихтирам һәм дуслык хисе тәрбияләү.
- укучыларның иҗади активлыгын арттыру, аларда татар телен өйрәнүгә омтылыш һәм кызыксыну тәрбияләү.
Бурычлары:
Төп максатка ирешү өчен, аерым бурычларны хәл итү сорала.
• татар сөйләмен тыңлап аңларга;
• диалогик, монологик формада аралашырга;
• текстларны сәнгатьле итеп аңлап укырга;
• татар теленең фонетик,лексик,грамматик нигезләрен гамәли үзләштереп, сөйләмгә чыгу бурычлары куела.

Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: