хикәяләр язу.
Санап чыккан алымнардан тыш, укучыларның белем һәм сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен, тестлар куллану файдалы. Тест куелган сорауга бирелгән җаваплар арасыннан дөресен сайлап алудан гыйбарәт. Тестларның уңайлыгы шунда: алар тикшерү эшен тиз һәм төгәл оештыруны тәэмин итә.
8 нче сыйныф укучыларының татар теленнән белем һәм күнекмәләрне бәяләү нормалары
1. Телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшерү һәм бәяләү:
а) диалогик сөйләмне бәяләү:
бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, "5"ле куела;
бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2 -- 3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, "4"ле куела;
өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, "3"ле куела;
бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, "2"ле куела.
ә) монологик сөйләмне бәяләү:
өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен "5"ле куела;
өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2 -- 3 хаталы монологик сөйләм өчен "4"ле куела;
өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4 -- 7 хаталы монологик сөйләм өчен "3"ле куела;
өйрәнелгә
Страницы: << < 27 | 28 | 29 | 30 | 31 > >>