Озынлык үлчәү берәмлеге -САНТИМЕТР

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Актаныш муниципаль районы Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбе
1 нче сыйныф өчен математика фәне буенча
Озынлык үлчәү берәмлеге - САНТИМЕТР темасына эшләнгән
технологик карта.

Эшләде:
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Шайхуллина Светлана Риф кызы
2013 ел,декабрь
Предмет: Математика.
Класс:1 класс.
Дәрес тибы: Яңа белемнәр үзләштерү. .
Озынлык үлчәү берәмлеге - САНТИМЕТР темасы буенча технологик карта.
ТемаОзынлык үлчәү берәмлеге - САНТИМЕТР
Максат1. Укучыларны озынлык үлчәү берәмлеге Сантиметр төшенчәсе белән таныштыру, кисемтә үлчәргә өйрәтү.
2. Телдән исәпләү күнекмәсен үстерүгә шартлар тудыру;
3. Укучыларның (иҗади) фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру;
4. Аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру. Фронталь һәм индивидуаль эшләү культурасы тәрбияләү.
Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:
Шәхескә кагылышлы УУГ:
Уку эшчәнлегенең уңышлар критериясе нигезендә үзбәяләү сәләте формалаштыру.
Регулятив УУГ:
Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген әйтү; күмәк төзелгән план буенча эшләү; үткәнгә карап бердәй бәяләү дәрәҗәсендә эш үтәлешенең дөреслеген бәяләү; ясалган хаталарны исәпкә алу һәм эшләрне бәяләүдән соң төзәтүләр кертү;
Коммуникатив УУГ:
Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә һәм тыңлый белү;
Танып-белү УУГ:
Танып белү максатын билгеләү; кирәкле информация туплау; үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белү; дәреслектән, тормыш тәҗрибәңнән, дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга җавап бирү.

Планлаштырылган
нәтиҗәләрПредметлы: - сантиметрның нәрсә икәнен белергә, линейка

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: