Дәрес тибы: Яңа белемнәр үзләштерү. .
"Озынлык үлчәү берәмлеге - САНТИМЕТР" темасы буенча технологик карта.
Максат
- Укучыларны озынлык үлчәү берәмлеге "Сантиметр" төшенчәсе белән таныштыру, кисемтә үлчәргә өйрәтү.
- Телдән исәпләү күнекмәсен үстерүгә шартлар тудыру;
- Укучыларның (иҗади) фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру;
- Аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру. Фронталь һәм индивидуаль эшләү культурасы тәрбияләү.