Орлыклар бер урыннан икенче урынга ничек күчә

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Мин 1сыйныфларны укытам. Сыйныфта 7 укучы . Бик эчтәлекле, мавыктыргыч узган тренингтан соң Сингапур методикасын акрынлап куллануга ала башладым. Иң элек укучыларны дүртәр итеп, уку материалын төрле дәрәҗәдә үзләштерүчеләрне аралаштырып, төркемнәргә бүлеп утырттым. Һәр көнне укучылар сәгать теле уңаенда урыннарыннан күчәләр. Болай эшләгәндә укучы һәр көнне төрле иптәше белән эшли.
1 сыйныфлар булганлыктан 1-2 чиректә парларда эшләргә өйрәндек. Балалар командада эшләргә, сорауларга җавап биргәндә барысы да үз фикерләрен әйтергә ,көчлерәк укучылар көчсезрәкләргә булышырга тиешләр. Уеннан берсе дә читтә калырга тиеш түгел. Бу өйрәнгәнне ныклап истә калдыру, онытылганны хәтергә төшерү, сөйләм осталыгын үстерү белән бергә балаларда бер-берсенә карата ихтирамлык та тәрбияли. Монда лидерлар юк, барысы да бертигез. Болай эшләү балаларның үзләренә дә ошый. Укытучыга исә вакытны дөрес бүләргә, бер дәрестә барлык укучыларның белемен тикшерергә ярдәм итә.
Минем уйлавымча, сингапур методикасы дәресне үзгәртүне таләп итми, ә аның бары бер өлешен яңа ысул – бер-ике структура кертеп үткәрүне күздә тота.
Бер структураны балалар белән төгәл итеп өйрәнү , башкару өчен 2 атна вакыт кирәк. Мин парларда эшләү өчен кулай булган Микс-пэа-шэаструктурасын кулланудан башладым. Конэрс структурасы да беренчеләр өчен бик уңай . Ул кызыксынулар буенча төркемнәр булдыруны күздә тота. Таймд пэа шэа структурасы ике катнашучының билгеле бер вакыт эчендә тулы җавап бирүен үз эченә ала. Шулай ук Клок -Баддис структурасын укучыларым яратып башкаралар. Сәгать ярдәмендә үзләренә пар сайлыйлар . Сорауларга җавап биргәндә шул парлары белән эшлиләр.
Стуктураларны кулланганда ком сәгате белән эшлим. Укучы вакытны үзе дә чамалап күреп торсын өчен уңайлы.
Калган структураларны боларының

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: