Нәкый Исәнбәтнең "Хуҗа Насретдин" комедиясен өйрәнү

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

герое Хуҗа Насретдин турындагы комедиясе («Хуҗа Насретдин», 1939) татар сәхнәсендә дистәләрчә еллардан бирле зур уңыш белән бара (ике меңнән артык спектакль). Әдип, гомумән, фольклор материалларыннан үзенең әдәби иҗатында бик еш файдалана. Аның «Җирән Чичән белән Карачәч сылу» (1942), «Кырлай егете» (1968), «Хәйләкәр Дәлилә яки «Мең дә бер кичә»дән бер кичә» (1978) кебек комедияләре дә халык риваятьләренә нигезләп язылганнар.
Нәкый Исәнбәт — татар халкының тел, әдәбият хәзинәләрен җыю, барлау, гыйльми өйрәнү һәм аларны системага салып, бастырып чыгару өлкәсендә армый-талмый эшләүче күренекле галим дә. Аның тарафыннан әзерләнгән һәм кырык меңгә якын берәмлекне үз эченә алган өч томлык «Татар халык мәкальләре», илле мең берәмлектән торган фразеологик сүзлек, күләмле «Татар халык табышмаклары» һәм балалар фольклоры җыентыклары үзләренең тулылыгы-киңлеге, авторның һәр жанрга биргән гыйльми-тарихи аңлатмалары белән татар халкы авыз иҗатын өйрәнү юлында фән ирешкән беренче фундаменталь хезмәтләр булып санала. Өч томлык «Татар халык мәкальләре» китабы өчен әдип-галимгә 1968 елда Татарстан АССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.
Аның башлыча фольклор материаллары нигезендә язылган «Куян маҗаралары», «Ни өчен ни булган, яки утыз ялган», Мырауҗан агай хәйләсе», «Нәниләр шатлана», «Балалар дөньясы» кебек китаплары нәниләр арасында яратып укылалар.
Татар әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгате өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен Нәкый Исәнбәт Ленин ордены (1957), Хезмәт Кызыл Байрагы (1969), Халыклар Дуслыгы (1980) орденнары белән бүләкләнде һәм 1957 елда — Татарстан АССРның, ә 1959 елда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек булды.
2. Биография буенча хронологик таблица төзү( тактада).
3. Комедиягә төшенчә бирдертү. (

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: