Нәкый Исәнбәтнең "Хуҗа Насретдин" комедиясен өйрәнү

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

(Нәкый Сираҗетдин улы Закиров) 1899 елның 29 декабрендә (яңа стиль белән—1900 елның 10 январенда) элекке Уфа губернасының Златоуст өязе (хәзерге Башкортстанның Салават районы) Малаяз авылында мулла гаиләсендә туган. Нәкый аның псевдонимы. Саф, пакь дигәнне аңлата. Ул авыл мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң, 1910—1917 елларда әүвәл уфадагы «Хәсәния», аннары Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә укый. Февраль революциясеннән соң, кыска сроклы педагогия курсларын тәмамлагач, 1917 елның көзеннән алып 1920 елның җәенә кадәр туган
төбәк авыллары (Атау, Тазтүбә, Үрге Кыйгы) мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укыта. 1920—1922 елларда, укытучылык хезмәтеннән аерылмыйча, Уфа Халык мәгарифе институтында һәм Харьков университетының халык мәгарифе факультетында белем ала, тел-әдәбият укыта.
1929 елның ахырларында Н. Исәнбәт Татарстанга күчеп килә һәм 1940 елга кадәр Казандагы сәнгать техникумында, химия-технология институтында һәм рабфагында, кооператив техникумында — укытучы, «Спартак» аяк киемнәре фабрикасында — эшче (1930—1932) һәм Әтнә районында мәктәпләр буенча методик кабинет мөдире булып эшли. 1940 елдан бирле Н. Исәнбәт— язучы-профессионал сыйфатында әдәби һәм гыйльми иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
N

тибрәткәләгән әдип, совет властеның беренче елларыннан башлап, бу жанрга төп игътибарын юнәлтә һәм бер-бер артлы күренекле комедия, драма Һәм трагедияләрен иҗат итә. Ул — утыздан артык сәхнә әсәре авторы.
Драматург буларак, Н. Исәнбәт «һиҗрәт» (1923) исемле сатирик комедиясе белән таныла.
Нәкый Исәнбәт драматургиясе жанр ягыннан булсын, тематик яктан булсын, ифрат бай иҗат. Иң беренче чиратта, ул — комедия остасы. Аның тапкыр сүзле, юморга бай, гаделлек юлында теләсә нинди авырлыкларны да көр күңел белән җиңеп чыга торган мәшһүр фольклор

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: