Муса Җәлил иҗатында фольклор традицияләрен өйрәнү

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4 | 5  >  >>

» газетасында унөч яшьлек М. Җәлилнең «Бәхет» исемле шигыре басылып чыга. Шуннан соң аның революция, көрәш рухы белән сугарылган романтик шигырьләре матбугат битләрендә еш күренә башлый. 1919 елның декабрендә М. Җәлил туган авылы Мостафага кайта һәм мәктәп балаларын, яшүсмерләрне бердәм оешмага туплау буенча культура-агарту эшләре алып бара. 1920 елның январенда М. Җәлилнең актив катнашы белән Мостафа авылы яшьләренең комсомол ячейкасы төзелә.
1921 елның афәтле җәен М. Җәлил яңадан Оренбург шәһәрендә уздыра. Көзен аны, партиянең губерна комитеты рекомендациясе белән, Оренбург хәрби-партия мәктәбенә урнаштыралар. Алты айдан мәктәпне тәмамлагач, ул Халык мәгарифе институтына укырга керә, ләкин, авырып китеп, тиздән укуын ташларга мәҗбүр була. 1922 елның көзендә М. Җәлил Казанга килә. Башта ул «Татарстан» газетасы редакциясендә эшли, ә 1923 елдан Татрабфакта укый башлый. Газета-журналларда аның бер-бер артлы шигырьләре, мәкаләләре басыла, 1925 елда исә «Барабыз» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә.
1925—1927 елларда М. Җәлил ВЛКСМның Орск өяз комитетында, аннары Оренбург губерна) комитетында инструктор булып эшли. 1927 елда аны комсомолның Бөтенсоюз киңәшмәсенә делегат итеп җибәрәләр. Киңәшмәдә ул ВЛКСМ Үзәк Комитетының татар-башкорт секциясе бюросына член итеп сайлана һәм Мәскәүдә эшләргә калдырыла. Бюроның тапшыруы буенча М. Җәлил беренче татар совет балалар журналларын («Кечкенә иптәшләр» һәм «Октябрь баласы») оештыруда актив катнаша һәм 1932 елның ахырына кадәр («Октябрь баласы» Казанга күчеп, «Пионер каләме» исеме белән чыга башлаганчы) шул журналларның җаваплы редакторы булып эшли. Бер үк вакытта ул 1927—1931 елларда I Мәскәү дәүләт университетының әдәбият-сәнгать факультетында укып югары белем ала. 1929 елда М. Җәлил партия сафына член булып керә.

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4 | 5  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: