Муса Җәлил иҗатында фольклор традицияләрен өйрәнү

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

үзгәрешләр тууга сәбәп була: әсәрләрендә лирик җылылык, музыкальлек, нәфислек, халыкчан табигыйлек хасиятләре көчәя, җыр һәм романслар иҗат итүгә игътибар арта. Әдипнең иҗатында бөтенләй яңа жанр—драматик поэма жанры да барлыкка килә. «Алтынчәч» (1935—1941), «Илдар» (1940) драматик поэмалары нигезендә композитор Н. Җиһанов соңыннан үзенең атаклы операларын иҗат итә.
Гыйльми – тәнкыйди күзлектән Муса Җәлилнең иҗат дөньясы турында күзәтүләр шактый бәян ителсә дә, аның иҗатында фольклор традицияләре гыйльми рәвештә тулы кимәлендә әле өйрәнелмәгән. Бу үзе тәкъдим ителгән эшнең актуальлеген билгели.
Хезмәтебезнең максаты итеп, Муса Җәлил иҗатында фольклор традицияләрен өйрәнүне алдык. Әлеге максатка ирешү юлында түбәндәге бурычлар калкып чыкты:
1. Иҗатын аңлауда таяныч буларак, шагыйрьнең тормыш юлына күзәтү ясау;
2. Муса Җәлил иҗатын анализлап, аңа хас үзенчәлекләрне билгеләү;
3. Язучы иҗатында фольклор традицияләрен өйрәнү.
Тикшерү объекты булып Муса Җәлил иҗаты тора.
Тикшерү предметы – фольклор традицияләре.
Хезмәтне язу барышында төп чыганак буларак
Курс эшебез керештән, ике бүлектән, йомгак һәм әдәбият исемлегеннән тора.
1. Муса Җәлилнең тормыш юлы – иҗатын аңлауда таяныч
Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә.
Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә күчкәч, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Мәдрәсә елларында (1914—1917) матур әдәбият әсәрләрен яратып укый, шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге кулъязма журналга урнаштыра бара.
1919 елның октябрендә, «Кызыл йолдыз

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: