Әмирхан Еники. Әйтелмәгән васыять

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Тема: Әмирхан Еники Әйтелмәгән васыять хикәясе
Максат.
1. Әмирхан Еникинең үзенчәлекле хикәяләү остасы икәнлеген төшендерү; Әйтелмәгән васыять хикәясен өйрәнү;
2. Укучыларның әсәргә анализ ясау күнекмәсен үстерү;
3. Укучыларда Әмирхан Еники иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһаз.
Ә. Еники портреты.
Мультимедиа проекторы.
Дәреснең планы.
I. Оештыру. Уңай хәләт тудыру.
Укучыларны барлау.
II. Актуальләштерү.
1. Үткәннәрне кабатлау.
2. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.
III. Ә. Еникинең Әйтелмәгән васыять хикәясен анализлау
Әсәрнең сюжетын искә төшерү.
Әсәрдәге детальләр, психологик диалог, символларны өйрәнү.
3. Гомумиләштереп, нәтиҗә ясау.
IV. Өй эше бирү.
V. Йомгак.
Дәреснең барышы.
I. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.
Хәерле көн, кадерле укучылар. Әдәбият дәресен башлыйбыз.
Укучылар, үткән дәресләрдә без Әмирхан Еникинең тормыш юлы һәм аның Әйтелмәгән васыять хикәясе белән таныштык. Үткән дәресләрдә алган белемнәрне тиз генә тест ярдәмендә тикшереп алыйк әле.
II . Актуальләштерү.
Сораулар мультимедиа экранында чыга.
1. Ә. Еникинең тормыш даталарын билгелә
а) 1887- 1938
б) 1906- 1944
в) 1909 – 2000
2. Әмирхан Еникине кем буларак өйрәндек?
а) шагыйрь
б) прозаик
в) драматург
3. Әйтелмәгән васыять
а) роман
б) хикәя
в) повесть
4. Әсәрнең үзәгендә кем образы тора?
а) Миңлебай карт
б) Сәетгали
в) Акъәби
5. Акъәбинең олы улы
а) Суфиян
б) Геннадий
в) Борис
6. Вакыйга кайда бара?
а) Юлкотлы авылында
б) Саратовта
в) Пермьдә
7. Акъәбинең чын исеме
а) Аксылу
б) Акбикә
в) Акъәби
Укытучы. Димәк, Әмирхан Еники проза өлкәсендә уңышлы

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: