Әмирхан Еники. Әйтелмәгән васыять

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

иҗат итә. Ул эпик әсәрләр иҗат итә, хикәя, повесть, романнар яза. Без аны прозаик буларак беләбез. Ә менә язучының иҗат үзенчәлеге нидә?
Укучы. Аның хикәяләре психологик тирәнлек, рухи нәфислек бөркелгән кыска, киеренке сюжетлы әсәрләр буларак үзенчәлекле.
Әмирхан Еникинең иҗат сере дә кешенең эчке дөньясын сурәтләүдә.

Әмирхан Еники хикәя- повестьларының үзенчәлеге - кешенең эчке Кеше язмышларын сурәтләү.
Укытучы. Әмирхан Еники нинди темаларга мөрәҗәгать итә?
Укучы. Әмирхан Еникинең иҗат тематикасы бик киң. Алар арасында иң зур урынны алып торучы тема – туган җиргә, туган туфракка мәхәббәт, гореф-гадәтләрне онытмау, йолаларны хөрмәтләү, иманлы кеше булу.
Укытучы. Ә бу тема бигрәк тә кайсы әсәрдә чагылыш таба?
Укучы. Әйтелмәгән васыятьтә.
III. Яңа темага кереш.
Укытучы. Бүген без Ә. Еники иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез. Дәреснең төп максаты: Әйтелмәгән васыять хикәясен анализлау,2д2би телебезне 1стер1 һәм Ә. Еники иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.
Укытучы . Әйтелмәгән васыять хикәясенең сюжетын искә төшерик.
Әсәрдә бер сюжет сызыгы бар.
Әсәрнең сюжетында 3 зур өлеш, вакыйга бар:
1. Акъәбинең авылдагы тормышы.
2. Шәһәрдә авырып ятуы.
3. Акъәбинең үлеме.
Кыскача һәрбер вакыйганы кабат карап чыгыйк әле.
1. Акъәбинең авылдагы тормышы турында искә төшереп сөйләгез.
Укучы. Акъәби далада кизәк җыеп йөргәндә, үзенең авыру икәнлеген сизеп ала. Кайтып ята. Әбинең карты якты дөнья белән мәңгегә саубуллашкан, балалар төрлесе-төрле якка таралышып беткәннәр. Акъәби өйдә берьялгызы торып кала. Һәр көнне балаларының кайтып керүләрен өзелеп көтә. Әмма алар сирәк кайталар шул: эшләре күп. Әбинең саулыгы көннән- көн начарлана. Ләкин аны күршеләре ташламый, керәләр, хәлен белешеп торалар, чәен куеп эчерәләр,

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: