Әмирхан Еники. Әйтелмәгән васыять

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

кош-кортын карыйлар, өен җылыталар. Авыл халкы көченнән килгән шәфкатьне кызганмый.
Укытучы. Авыл халкы бер-бер беренә карата, чынлап та, ярдәмчел. Күңелең киң булса, бөтен илгә бер шырпы җитә ди халык. Ә бу әсәрдә без моны бигрәк тә кем образы аша күрәбез?
Укучы. Күршедәге яшь хатын Гарифә образы аша. Ул Акъәбинең ашау--эчүен кайгырта, йорт-җиренә һаман күз-колак булды. Карчыкның хәлен белешеп торды, ә инде авыруның хәле бер дә алга бармагач, балаларына хәбәр итте.
Укытучы. Укучылар, олыгайган кешеләргә, Акъәбидәй ялгыз калган карчыкларга без дә миһербанлы булыйк, игелекле эш вә гамәлләр күбрәк кылыйк. Гарифә образы безгә үрнәк булып тора.
Икенче өлешкә күчик.
2. Шәһәрдә авырып ятуы.
Акъәбинең авылдашлары белән саубуллашып шәһәргә китәр минутлары җитә. Изге туфрактан, авылдашларыннан аерылып китү аңа бик тә кыен була.
Менә ул шәһәрдә - балалары янында. Ул үзе бер бүлмәдә ята. Урын-җире чиста, тамагыннан да өзмиләр, тик әбинең җаны тыныч түгел.
Әбинең кызы белән киявенең тормышы үз агымына бара да бара.
Еш кына кунаклар да килеп китә, туган-тумачалар да гөрләшеп утыра. Тик ялгыз бүлмәдәге карчыкка гына берәүнең дә исе китми.
Бары тик шагыйрь кергәләп, аның үткәнен, хәлен белешеп ала, үзенең әнисе юклыгыннан моңая: Әни яшь балаларга гына түгел, өлкәннәргә, менә минем кебек сакаллы кешеләргә дә кирәк ул, - ди.
3. Акъәбинең үлеме.
Акъәбинең сулыш алуы көннән- көн кыенлаша бара. Якты дөнья белән саубуллашыр көннәре якынлаша. Балалары алдына аны соңгы юлга озату мәшәкатьләре килеп баса. Һәртөрле сәбәпләр табып, аның теләгенә каршы килеп, әниләрен больницага озаталар. Үзләренчә, биредә аңа хөрмәт күрсәтәләр, врачлар карый. Ләкин күп тә үтми, Акъәби күзләрен мәңгегә йома.
Укытучы Әс2рд2 табигатьне тасвирлау к1ре

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: