Яшел Үзән шәһәре,
А. С. Пушкин исемендәге 9нчы лицейның
югары категорияле татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Зәйнуллина Дания Хәбир кызының
дәрес планы (5нче сыйныф, рус төркеме)
Тема. Көзге урманга сәяхәт.
Максат: 1. Балаларның тема буенча сүз байлыгын арттыру, сөйләм телен
үстерү эшен дәвам итү.
2. Үзенчәлекле татар авазларының дөрес әйтелешенә ирешү.
3. Көзге табигатьнең матурлыгын күрә һәм тоя белергә өйрәтү, аны
ихтирам итү хисен тәрбияләү.
Дәрес барышы.
1. Оештыру өлеше.
(Исәнләшү, хәлләрен сорашу)
- Балалар, бүгенге дәрескә без нинди эмблеманы сайлап алабыз?
-Әлбәттә, елмаю! Әйдәгез бер-беребезгә елмаеп алыйк һәм уңышлар теләп, дәресебезне башлап җибәрәбез.
2. Актуальләштерү.
2. 1. - Телләребезне татар теленә җайлаштырыйк. Къ , гъ, җ , ң авазларына фонетик күнегүләр үткәрелә.
2. 2. Аудирование.
-Ә колакларыбыз татар теленә җайлашканмы? Тикшереп карыйк.
(Укытучы сүзләр әйтә, ә укучылар ишеткән авазларны карточка ярдәмендә күрсәтәләр).
2. 3. Укучылар белән әңгәмә.
- Хәзер елның кайсы вакыты?
- Нинди көз айларын беләсең?
- Хәзер кайсы ай?
- Октябрь – көзнең ничәнче ае?
- Октябрь – көзнең башымы?
- Көзнең уртасы – октябрь аемы?
- Октябрь аенда ничә көн?
- Бүген ничәнче октябрь?
- Атна көне?
- Бүген көн нинди?
- Һава температурасы?
2. 4. –Балалар, көз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
(укучылар атап чыгалар).
2. 5. Уен. –Кайсы җөмләләр көзгә туры килә?
(Экранда җөмләләр язылган. Көзгә караган җөмләләргә «» билгесе куела).
1. Көннәр кыска.
2. Көннәр җылы.
3. Кошлар җылы якка китә.
4. Җылы яңгыр ява.
5. Салкын җил исә.
6. Җиләк, чәчәк үсә.
Страницы: 1 | 2 | 3 > >>