Кызыклы грамматика

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Татарстан Республикасы
НИТ
Методик берләшмә җыелышында Раслыйм
кабул ителде һәм расланды
протокол
Кызыклы грамматика.
(11 нче сыйныфлар өчен)



Кәримова Рәсимә Габделхәй кызы
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2013 – 2014 нче уку елы

ДӘРЕС ПЛАНЫ.
I . Башлам (оештыру).
а) исәнләшү.
б) дәрескә әзерлекләрен тикшерү.
в)укучыларны барлау.
II. Актуальләштерү.
а)укучыларда уңай психологик халәт тудыру. Тема, максат һәм дәреснең эчтәлеге белән таныштыру.
б)күренекле тел галимәсе Ф. Сафиуллинаның тел турында әйткән сүзләре белән таныштыру.
IIIБелем һәм күнекмәләрне кабатлау.
а)тактага плакат элү , мәкальләргә игътибарны юнәлтү.
б)Нинди сүз төркемнәренә каравын әйттерү.
в)Тест эшләү.
IV. Татар әдәбиятыннан белем һәм күнекмәләрне искә төшерү, ныгыту.
а)Өзекләр уку, чорын, авторын билгеләү.
б)Мәгънәсен аңлату.
в)Тәрҗемә итү.
ЯЛ МИНУТЫ (Җанатарларны ярыштыру)
V. Өй эше бирү. (Сүзләр язылган карточкалар тарату. )
VI. Нәтиҗә ясау.
VII. Йомгаклау.
а)Куелган максатларга ирешү-ирешмәүне билгеләү.
б)Укучыларның белемнәрен бәяләү.

Дәрес барышы.
I Оештыру.
Укытучы:-Исәнмесез,укучылар!Кәефләрегез ничек?
Укучылар:-Исәнмесез!
П. Актуальләштерү
Укытучы:-Татар теле дәресен башлыйбыз. Безнең бүгенге дәресебезнең максаты , алдагы дәресләрдә алган белемнәребезне тагын да тирәнәйтү һәм ныгыту, шуларга таянып халык аваз иҗатының бер төренә кергән мәкальләр- не куллану, сүз төркемнәрен сөйләмебездә дөрес куллану.
Күренекле тел галимәсе Ф. Сафиуллина үзенең бер хезмәтендә болай дип язган:
Тел дигән дәрья бар,төбендә энҗе —мәрҗән бар,
Белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр.
Ә

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: