Кызыклы грамматика

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

мин сезне белем дәрьясына чумарга чакырам. Безнең белемнәребез нинди икән? Бүген дәрестә үзегезне күрсәтерсез.

III. Белем hәм күнекмәләрне ныгыту. (КОМАНДАЛАР ЯРЫШЫ)
Мәкальләрне дәвам итегез.
Акылы барның теле…
Сүзнең кыскасы , бауның…
Яңа дустым булды дип…
Ипи -тоз…
Кышкы кар…
Икмәк булса…
Йоз сум акчаң булганчы…
Кем эшләми…
Калган эшкә…
Әйткән сүз…
Тестлар ике вариантта бирелә.

1 НЧЕ ВАРИАНТ
1. Сыйфат нинди сорауларга җавап була?
а)Ничә? ничәнче? ничәләп?
б)Кем? нәрсә? ни?
в)Нинди? Кайсы? кайдагы?
2. Сыйфат ачыклап килгән сүз ничек атала?
а)Сыйфатланмыш.
б)Аерылмыш.
в)Саналмыш.
3. Артыклык дәрәҗәсен формалаштыручы нинди кисәкчәләр сызыкча аша языла?
а)Сыйфатның беренче иҗеге белән бернинди уртаклыгы булмаган.
б)Сыйфатның беренче иҗеге белән уртаклыгы булган.
в)Чалт, чатнама, тома, шыр, иң.
г)Ямь, кып, ап, шыр, тома.
4. Сыйфат нинди сүз төркеменә керә? .
а) мөстәкыйль сүз төркеменә
б) модаль сүз төркеменә
в)бәйләгеч сүз төркеменә
г)аваз ияртемнәре.
5. Сыйфатларның дәрәҗәсен билгеләргә.
Ак кар,-караңгы төн, таза егет, тәүге мәхәббәт, матур кыз:
а) гади дәрәҗәдә;
б) чагыштыру дәрәҗәсендә
в) артыклык дәрәҗәсендә;
г) кимлек дәрәҗәсендә
6. Сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгән?
Зур йорт, түгәрәк өстәл, уйчан бала, кызыл алма.
а) тәмамлык
б) аергыч
в)хәл
г) хәбәр
7. Исемнәр нәрсәне белдерә?
а) предметны;
б) предметның билгесен;
в) предметның эш-хәлен.
8. Татар телендә нинди исемнәр килеш белән төрләнә?
а) барлык исемнәр;
б) кайбер исемнәр;
в) шактый күп исемнәр.
9. Татар телендә ничә килеш бар?
а) 5;
б) 6;
в)7.

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: