тюллык беткәч, ул кайсы бармакка төртсә, шул бармак уеннан чыккан бармак җәза үти.
Түбәндәге уен шундый кызык:
Бармакларны өстәл буйлап йөгертәбез
Барадыр - барадыр идем
Туктап:
Бер уймак таптым.
Икенче кулга биргән хәрәкәт ясап:
Ул уймакны әнигә бирде.
Тагын йөгерәләр: Барадыр - барадыр идем
Туктап:
Бер коймак таптым.
Икенче кулга биргән хәрәкәт ясап:
Ул коймакны әтигә бирдем.
Бармакларны икенче якка йөгертеп,
Үзем киттем Казанга, Казандагы базарга,
Туктап:
Юлда акча чәчелде, (җыюхәрәкәте ясый)
Тәнкәләрне җыя - җыя, баш бармагым янчелде.
Фольклордагы санлы такмазаларны да бармак уеннарында кулланып була:
Бер дидем - берекмәк,
Ике дидем - иген икмәк.
Өч дидем - өч итмәк,
Дүрт дидем - дүрт икмәк,
Биш дидем - биешмәк,
Алты дидем - атмак,
Җиде дидем - җитмәк,
Сигез дидем - сикермәк,
Тугыз дидем - тукмак,
Ун дидем - уймак,
Кәҗәнкәдә - коймак.
Әлеге шигырьне сөйләү вакытында һәр бармак өчен бөгү мөмкинлеге бар. Шулай да балалар авыз иҗатында аерым кул өчен такмазалар күбрәк. Аларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез:
1. Баш бармак - базарга китте,
Имән бармак - имәнлеккә,
Урта бармак - утынлыкка,
Атсыз бармак - арт урманда,
Чәнти бармак - чирәмлектә.
2. Баш бармак - басуда
Имән бармак - урманда
Урта бармак - имәнлектә
Атсыз бармак - абзарда
Чәнти бармак - чинлектә.
3. Бу бармакларның уйныйсы килә,
Бу бармакларның улыйсы килә,
Бу бармакларның уйлыйсы килә,
Бу бармакларның йоклыйсы килә
Бу бармак карап утыра.
Кул чукларының хәрәкәтен үстерү язу хәрәкәтләренә, рәсем ясарга әзерлек тә әле ул.
Әдәбият:
"Бармакларны уйнатыйк, туган т
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>