өемнәрдән өемнәргә күчерергә кушарга мөмкин. Яшь ярымлык балалар өчен биремнәр катлаулырак төймә төймәләү, бау бәйләү, төен чишү һ. б.
Безнең халыкта бармак уеннары да бик күп бит. "Атка печән кем сала?", "Качкан бармакны тап?", "Тычкан - төлке чабышы" һ. б. Аларның кайберләрен уйнаганда, без җырлар җырлыйбыз, такмак, такмазалар әйтәбез:
Карга ботка пешергән,
Балаларын ашаткан,
Монысына да биргән,
Анысына да биргән,
Тегесенә дә биргән,
Дүртесен дә бер күргән.
Бишенчесен ашатмаган:
Боткага су алып кайтмаган,
Утын ярмаган,
Эшләргә яратмаган.
Бу сүзләрне әйткәндә, бармакларны бер - бер артлы бөгеп барабыз: Баш бармак исә бөгелмичә кала.
Йодрыкка җыелган бармакларны язу уенында түбәндәге шигырьне кулланырга мөмкин.
Бу бармак - бабай бармак,
Бу бармак - әби бармак,
Бу бармак - әти бармак,
Бу бармак - әни бармак,
Бу бармак - бәби бармак.
Әгәр балалар өчен күнегүләр башкару кыен икән әти - әниләр, бармаклар тиешсез вакытта бөгелмәсен өчен, аларны тотып таралар.
Баш бармак - бау ишә,
Имән бармак - имән кисә,
Урта бармак - утын кисә,
Атсыз бармак - ат җигә,
Чәнти бармак - чәй эчә,
Шуңа үсмәгән дә ул!
Яисә: Баш бармак - балта саплый,
Имән бармак - икмәк игә,
Урта бармак - урак ура,
Атсыз бармак - аркан ишә,
Чәнти бармак - чигү чигә.
Халык аваз иҗатында бик күп җыр - такмазаларны бармак уеннары вакытында кулланырга мөмкин. Яшьүсмерләр арасында элек тә "Йөгерде үрдәк" исемле җырлы бармак уены бар иде. Уенда катнашучылар, өстәл тирәли утырып, кулларын өстәл өстенә куялар. Уенны алып баручы имән бармагы белән аларның һәр бармагына төртә - төртә җыр җырлый, аңа башкалар да кушылалар. Дүр
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>