Бармакларның сөйләм үсешенә тәэсире.
(Тәрбиячеләр өчен консультация)
Балалар сөйләмендә кайбер тискәре үзгәрешләр күзәтелсә, аларда төрле дәрәҗәдәге гомүм хәрәкәт җитешсезлеге һәм бармаклары хәрәкәтендә дә тайпылышлар була икән. Шуңа күрә тәрбия - белем бирү системасында шул юнәлештә төзәтмә кертү чаралары каралган.
Н. С. Жукова,Е. М. Мастюкова, Т. Б. Филичева, Н. И. Кузмина, М. И. Иполитова, Л. А. Данилова хезмәтләрендә хәрәкәт күнекмәләрен формалаштыру буенча сыйфатламалар, тәкъдимнәр бар.
Балаларның баш миен, психикаын өйрәнүче галимнәр күп функцияләренең зур стимулаштыру әһәмиятенә ия булуын билгелиләр. ПФАның балалар һәм яшь үсмерләр физиологиясе институты хезмәткәрләре балаларның сөйләм үсеше турында - туры бармакларның нәфис, нечкә хәрәкәтләре формалашу дәрәҗәсенә бәйлелеген күрсәтәләр.
Күпсанлы тикшерү һәм тәҗрибәләр уздыру нигезендә түбәндәге закончалык ачыкланган: әгәр бармак хәрәкәтләре үсешләре баланың яшенә туры килсә, сөйләм үсеше дә нормада була, гомум хәрәкәт нормаль яисә нормадан югарырак чакта да, бармак хәрәкәтләре үсеше артка калса, сөйләм үсешендә тоткарлана.
Димәк, бармаклар белән төрле күнекмәләр ясатып балаларның сөйләм үсешенә шартлар тудырырга мөмкин. Әлеге күнекмәләр инде балага алты - җиде ай вакытта үк башларга кирәк. Моңа кул чукларының һәр өлешен бик яхшылап массажлау керә. Аларны язу, сыйпау көн саен ике - өч минут дәвам итәргә тиеш.
Балага ун айдан соң, бигрәк тә яхшы амплитудалы бармакларны эшкә җигеп, кул чуклары өчен актив күнегүләр уздыралар. Әлбәттә, яшь үзенчәлекләрен истән чыгарырга ярамый. Аларның төрле булуы бөтен бармаклар да хәрәкәтләнсен өчен кирәк. Шарларны шулай ук пластилиннан да әвәлиләр. Кубиклардан әйберләр төзәргә, пирамидалар җыярга, карандашлар, төймә, мәрҗән, шырпы кебек нәрсәләрне
Страницы: 1 | 2 | 3 > >>