Әкияттә кунакта

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Мәктәпкәчә оешмаларның мәгариф идарәсе
Әкияттә кунакта
(әдәби-музыкаль кичәнең сценариясы)
78 нче Ләйсән б/б.
Төзеде: укытучы-логопед
Муратова Г. М.
Түбән Кама
Татарстан
Программа эчтәлеге:
балаларның үзләре белгән әкиятләр буенча тамашалар уйнау осталыкларын үстерүне дәвам итү;
диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү;
авазларны, сүзләрне дөрес әйтеп, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү;
тел күнекмәләрен үстерү;
әкияттәге җәнлекләрнең үз-үзләрен тотышларын тасвирлап уйнау;
оста, матур сүзләр кулланып уйнау теләге тәрбияләү;
әти-әниләрне әкиятләр белән таныштыру, аларда әкиятләргә карата кызыксыну уяту;
әкиятләр аша балаларны тәрбияләүнең әһәмиятен төшендерү;
әти-әниләрне әкиятләрне сәхнәләштерүгә тарту;
әкият персонажларын истә калдырып сурәтләү;
татар халык ашлары буенча бәйге оештыру;
дуслык, үзара ярдәмләшү теләге уяту.
Сүзлек өстендә эш:
Әкият, тамаша, сәхнәләштерү, чәк-чәк, гөбәдия, кыстыбый, өчпочмак, кош теле, пәрәмәч, бәлеш, бәйге, күргәзмә.
Җиһазлау:
Йорт, мич, өстәл, урындыклар, чыршылар, уенчыклар, маскалар, костюмнар, викторина үткәрү өчен рәсемнәр, анкеталар, рәсемнәр күргәзмәсе, татар халык ашлары.
Методик алымнар:
Күргәзмәлелек, сорау-җавап, проблемалы ситуациялар, диалоглар, җырлы-биюле уеннар, әкиятләрне сәхнәләштерү.
Алдан эшләнелгән эш:
Шигырьләр, җырлар, әкиятләрнең сүзләрен өйрәнү; залны бизәү өчен җиһазлар әзерләү, күргәзмә өчен рәсемнәр төшерү, әкиятләр белән танышу, анкеталар тутыру.
Балалар белән алдан эшләнелгән эш:
әсәрдәге төп фикерне аңларга, геройларның эшләренә бәя бирә белергә өйрәтү;
әсәрне сәхнәләштерергә өйрәтү;
телнең сәнгатьлелеген үстерү;
сөйләмне камилләштерү;
балаларның иҗади сәләтләрен үстерү;

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: