тә аласыз?
- Әйдәгез әле әкиятнең аңлатмасын укыйк.
Аңлатманы дәфтәргә күчереп язу.
2. Әкиятләр нинди була икән, әйдәгез әле Э. Шәрифуллинаның Әкиятләр-батырлар шигырен укыйк.
- Укучылар, шушы әкиятләр кергән күргәзмә сыйныфыбыз түрендә.
3. Төркемнәрдә эш.
- Ә хәзер балалар төркемнәрдә эшләрсез. Төркемнәрегезгә исем уйлап табыгыз.
- Әкиятләрне никадәр яхшы беләсез икән? Никадәр белгәнегезне күрербез. Һәр дөрес җавап биргән укучыга менә шундый жетоннар биреп барылачак. Кайсы төркем иң күп жетон җыя, шул җиңүче була.
1 нче бирем.
- Әлеге рәсем кайсы әкияткә туры килә?
(Кәҗә һәм сарык, Су анасы, Шүрәле, Өч кыз)
2 нче бирем.
- Бу нинди әкият геройлары?
Әби, тычкан, песи, эт, бабай, кыз.
(Шалкан)
Карт, төлке, карчык, балык.
(Карт белән төлке)
Кызыл калфак, әни, бүре, аучылар, әби.
(Кызыл калфак)
Кызлар, тиен, ташбака, үрмәкүч, әни.
(Өч кыз)
3 нче бирем.
Артык сүзне тап!
Төлке, торна, тәлинкә, кувшин, бүре. (Бүре)
Кәҗә, соры бүре, аю, кәҗә бәтиләре, тимерче. (Аю)
4 нче бирем.
Әкиятләрнең авторын бел!
- Сезнен алда әкиятләр исемнәре бирелгән. Әлеге әкиятләрнең авторын табырга кирәк булыр.
Су анасы Татар халык әкияте
Кәҗә белән бүре Абдулла Алиш
Сертотмас үрдәк Рус халык әкияте
Шалкан Габдулла Тукай
- Мин сезгә бер өзек укыйм, (өзекләр интерактив тактада да бирелә) сез аның кайсы әкияттән алынган икәнлеген әйтерсез, җавабын карточкаларга язып куерсыз.
1). Җәй көне: эссе һавада мин суда коенам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм. . . (Су анасы).
- Су анасы әкияте безне нинди булырга өйрәтә?
- Су анасы әкияте безне алдашмаска, кеше әйберләренә тимәскә өйрәтә.
2) Борын-борын заманда булган
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>