гә хас сыйфатларны санагыз.
- Укучылар, ә хәзер без сүзне Төлкегә бирик. Ул үзе белән таныштырып үтсен.
- Мин әкиятләрдә гел тискәре герой ролендә булам. Чөнки мин хәйләкәр һәм барысын да алдый алам.
- Укучылар, әйтегез әле, әгәр дә әкияттә төрле кош-кортлар, киек-җәнлекләр, кыргый һәм йорт хайваннары катнаша икән һәм сүз алар турында барса, бу әкиятләр нинди әкиятләр дип атала?
- Бу әкиятләр хайваннар турында була.
Хайваннар турындагы әкиятләр турында слайдлардан уку.
- Димәк, нинди әкиятләр хайваннар турында була?
- Төп геройлары җәнлекләр һәм хайваннар булган әкиятләр хайваннар турындагы әкиятләр төренә керә.
- Бу төр әкият жанрының иң борынгысы дип санала.
- Ә хәзер икенче геройны чакырыйк. Кем бу? (Икенче герой чыга. )
- Бу – Убырлы Карчык.
- Убырлы карчык нинди герой?
- Сүзне Убырлы карчыкка бирик әле.
- Мин Убырлы Карчык. Мин төрле тылсымнар башкара алам. Бер төн эчендә гүзәл сарайлар да салып куя алам. Ләкин бу әкиятләрдә бездән дә көчле кешеләр килеп чыга. Алар күп вакыт җиңеп чыгалар. Шушындый маҗараларны булдыра алганга мине нинди әкиятләр төркеменә кертәләр?
- Тылсымлы әкиятләр төркеменә кертәләр.
Тылсымлы әкиятләр турында слайдлардан уку.
- Димәк, тылсымлы әкиятләр дип нинди әкиятләргә әйтәләр?
- Төп геройлары тылсымга ия булган әкиятләр тылсымлы әкиятләр була икән. (Өченче герой чыга. )
- Өч кыз әкиятендәге кыз.
- Ә хәзер Кызны тыңлап карыйк.
- Мин күп кенә әкиятләрдә катнашам һәм үземнең акыллылыгым, уңганлыгым белән барысын да шаккатырам. Мине барлык әкиятләрдә дә яраталар, хөрмәт итәләр. Мин киңәшләр бирергә, эшләргә яратам. Ә мине, укучылар, сез нинди әкият төренә кертерсез?
- Тормыш-көнкүреш әкиятләренә кертәбез.
Тормыш-көнкүреш әкиятләре турында бе
Страницы: << < 2 | 3 | 4 | 5 > >>