Әкияттә кунакта

Страницы: <<  <  3 | 4 | 5

лешмәне слайдлардан уку.
- Шулай итеп, тормыш-көнкүреш әкияте дип нинди әкиятләргә әйтәләр булып чыкты?
- Әйе, безнең акыллы, тырыш, эшчән, булган кешеләребез тормыш-көнкүреш әкиятләре төренә керәләр икән.
- Димәк, әкиятләр ничә төргә бүленәләр? Ниндиләргә? (слайд)
Әкиятләр
хайваннар турында әкиятләртылсымлы әкиятләр тормыш-көнкүреш
әкиятләре
Схеманы дәфтәргә сызу.
5. Көнкүреш әкияте турында белешмәне 26 нчы биттән уку.
6. Мактанчык бай әкиятенең эчтәлеген укучылардан сөйләтү.
Биремгә җавап: тормышта була алмый торган вакыйгалар:
Көчсез ярлының көчле байны җиңеп чыгуы. Чөнки бу әкият туган заманда ярлы кеше байны берничек тә җиңә алмаган.
Әкияттә ул байдан бар яктан да өстен. Акыллырак та, эшчәнрәк тә (сөт бирм торган сыерны сөт бирә торган итеп тәрбияләгән).
- Әлеге әкияттә тәрбия максаты салынганмы? Мактанчык бай әкиятенә нинди идея салынган?
- Димәк, балалар, әкиятләр безне нинди дә булса әхлакый сыйфатка һәм әдәпкә өйрәтә. Әкиятләргә халык акылы, тапкырлыгы, зирәклеге, батырлыгы салынган.
III. Рефлексия, бәяләү.
1. Сорауларга җавап бирү.
- Бүген нинди теманы өйрәндек? Әкияткә аңлатма бирегез. Әкиятнең ничә төре була? Мактанчык бай әкияте шуларның кайсысына керә?
2. Гомуми бәя.
- Хәзер ярышның җиңүчеләрен котларга вакыт җитте.
Жетоннарны санау. Җиңүче төркемне ачыклау.
3. Өй эше бирү:
1). Әкият үзенчәлекләрен дәфтәрдән һәм дәреслектән өйрәнү.
2). Саран белән Юмарт әкиятен укып килү.




Страницы: <<  <  3 | 4 | 5
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: